Күзләр ни сөйли?
Күзләр ни сөйли?
Берни күрмәс булу- эчәкләр авыртканлыгын, организмга үлем янавын әйтә.
Яктылык ярсыта, ә төннәрен начар күрәсез икән, моңа барыннан да элек, Е витамины җитешмәү сәбәпле. Димәк, һәр көнне чи кишер салаты ашарга кирәк.
Кан сауган күзләр - В витамины җитмәү хакында сигнал. Бу очракта сөт һәм сөт азыклары, тупас икмәк һәм макарон азыклары яхшы дәвалау тәэсиренә ия.
Ялтыравык күзләр - кызып китү, ярсу турында сөйли.
Елый алмау, яшь чыкмау - А витамины җитешмәүдән.
Күзләрнең арлы- бирле йөрүе - курку, нерв авырулары турында сөйли.
Сирәк йомылу- калкансыман бизнең тиешенчә эшләмәвен күрсәтә.
Күзнең еш йомылуы- тамырларның начар эшләвен, калкансыман бизнең артык көчәнүен күрсәтә.
Күз тирәсе коңгырт төстә булу - бавыр авырту, эч кату билгесе.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев