Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы” үсә, яңара

Узган атна ахырында районыбызга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән килде.

 Министр Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы мәдәният йортында “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе белән “Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең “2019 елгы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны агымдагы елга төзү яки озайту” темасына җыелыш уздырды.

Җыелышта шулай ук район башлыгы Илдар Таҗетдинов, район хакимиятеннән җаваплы вәкилләр катнашты.

“Кызыл Йолдыз урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе-лесничий Нияз Таҗмиев үз чыгышында урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча эшләр комплексын үтәү буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре, мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге, табигатьне саклау акцияләре һәм 2020 елга планнар турында сөйләде.

-Бүгенге көнгә урман фондының гомуми мәйданы 42602 гектарны тәшкил итә. Күпчелеге яфраклы урман. Балык Бистәсенә шуның 24020 гектары туры килә.

Узган ел гражданнарның кирәк-яраклары өчен агач сату-алу буенча гомуми суммасы 295 мең сум булган 41 килешү төзелгән. Бу 8,34 гектар мәйданны тәшкил итә.

Урманчылыкта 29 кеше эшли. Алар арасында 16 дәүләт урман инспекторы хезмәт куя. Һәрберсенең хезмәт өлешенә 2840 гектар мәйдан туры килә.

Урманнарны күзәтчелек итү өчен 8 автомобиль беркетелгән. Дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарга 1237 рейд ясалган, 12 урман закончалыгын бозу очраклары ачыкланган (74 мең сум зыян салынган). 27 административ хокук бозу беркетмәсе төзелгән. Шуларның берсе юридик затка. Авыл җирлекләре башлыкларына һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә 57 кисәтү ясалган.

2019 елда урман яңарту эшләре 90,8 гектарда башкарылган. Урман культуралары 82,8 гектарда утыртылган. Шуның 7 гектары арендатор кулланышында.Катнаш урман торгызу 1 гектар, урманның табигый торгызылуы өчен 7 гектарда шартлар тудырылган.

Хәзерге вакытта урманнарга янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек бара. Авыл җирлекләре башлыклары, урманнан файдаланучылар белән очрашулар уздырабыз, шулай ук халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик эш алып барабыз, - диде Нияз Таҗмиев.

Кызыл Йолдыз урманчылыгында 2020 елда урмандагы янгын очракларына каршы көрәш буенча республика семинары уздырылачагы хакында да әйтеп узды җитәкче. Урманчылар әзерләү буенча да биредә  нәтиҗәле эш алып барыла. Бүгенге көндә Лубян урман хуҗалыгы колледжында 8 студент белем ала.

“Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең башкарылган эшләре һәм киләчәккә планнары турында “Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы” директоры Альберт Закиров сөйләде.

-“Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы”нда урманнарны саклау һәм аларны яңарту максатында комплекслы эшләр башкарылды. Урман хуҗалыгы питомнигында 80 сутый җирдә орлыклар чәчү планы ике тапкыр арттырып үтәлде. Шул исәптән 30 сутыйда – нарат, 16 сутыйда европа чыршысы, 22 сутыйда - имәнгә һәм башка үсентеләргә юнәлеш бирелде.

Янгынны кисәтү максатыннан төрле чаралар уздырыла. Мисал өчен, автомобиль юллары буенча янгынга каршы юнәлтелгән 15 Аншлаг урнаштырылды. 2019 елда 15 километр урман юллары реконструкцияләнде, 100 километр полоса чистартылды һәм яңартылды, - диде үз чыгышында директор.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә урманнарны торгызу һәм үстерү юнәлешендә, урман законнарын бозу очракларын кисәтү, аларны ачыклауга бәйле күрсәтмәләрен бирде.

Район башлыгы Илдар Таҗетдинов исә җыелышта катнашучыларны кыскача гына районыбызның 2019 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга планнар белән таныштырды.

Ахырда бер төркем алдынгыларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фәрвәз КАЮМОВА.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса