“Кызыл Йолдыз” урман хуҗалыгы коллективы акция дә катнашканнар
Урман хуҗалыгы министрлыгы 2010 елдан бирле республикабызда “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе үткәреп килә.
Аның төп максаты-урманнарның санитар-экологик хәлен савыктыру. Быел аңа 19 апрельдә старт бирелде.
Табигатьне саклау акциясенә “Кызыл Йолдыз” урман хуҗалыгы дәүләт бюджет учреждениесе һәм “Кызыл Йолдыз” урманчылыгы дәүләт казна учреждениесе коллективлары да бердәм кушылганнар.
Узган шимбә көнне акциядә 25 хезмәткәр катнашкан. Алар көче белән урман фондыннан 10 куб.м күләмендә каты көнкүреш калдыклары, 20 куб.м. коры-сары, ауган агач җыеп чыгарылган. Моннан тыш 5 ял урыны, мәгълүмат такталары, стендлар, аншлаглар төзекләндерелгән.
«Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең язгы этабы 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк әле.
Аның кысаларында торак пунктлар тирәсендәге участокларны, автомобиль юллары, федераль һәм региональ әһәмияттәге трасса буйларын чистарту буенча масштаблы чаралар оештыру күздә тотыла.
И. Шакирҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia