Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызыл-Йолдыз урманчылыгы һәм урман хужалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Бәйрәмне Кызыл-Йолдыз урманчылыгы житәкчесе Нияз Тазмеев ачып жибәрде. Ул килгән кунакларны, урманчыларны ирешкән унышлары, урманчылыклар арасында билгеләнгән урыннар белән таныштырды.

 

Һәм алга таба да шулай сынатмыйча тырышып эшләргә дигән теләк житкерде. Анын котлавына урман хужалыгы директоры Альберт  Закиров та кушылды. Урманчыларны котларга дип Балык-Бистәсе муниципаль районыннан район житәкчесе ярдәмчесе Фирдания Әхмәтҗанова, Теләче муниципаль районнан Исполком житәкчесе Ильнур Хамидуллинда килгәннәр иде.

Алар коллектив алдынгыларына район башлыкларынын Почет  грамоталарын, Рэхмэт хатларын тапшырдылар, урманчыларга үзләренең котлауларын житкерделәр. Шулай ук алдынгыларга, Татарстан урман хужалыгы министерствосынын Почет грамоталары һәм министрнын рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм тантанасы жыр-моң, биюләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса