Кышка помидорлардан салат әзерлибез
Кышка помидорлардан салат әзерлибез.
Кирәк булачак:
Помидор – 2 кг,
Башлы суган – 0,5 кг,
Болгар борычы – 0,5 кг,
Вакланган кара борыч – 1 чәй к,
Тоз – 2 чәй к,
Шикәр комы 100 гр,
70% Серкә – 2 чәй к,
Көнбагыш мае (раф) – 50 мл.
Әзерләү процессы:
Помидорларны юабыз һәм шакмаклап турыйбыз.
Борычны төшләреннән чистартабыз һәм эре шакмакларга турыйбыз.
Суганны ярымтүгәрәкләргә турыйбыз.
Кызган майлы табага суганны салабыз һәм алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.
Кызган суганны туралган яшелчәләр өстенә салабыз.
Тоз, борыч, шикәр комын салырга онытмыйбыз.
Барлык яшелчәләрне зур кәстрүлгә салып, яхшылап болгатырга һәм 30 минутка утка куярга. Салатны болгатып торырга кирәк.
Салатка серкә салабыз, болгатабыз һәм 5 минут кайнатып чыгарабыз.
Әзер салатны парланган банкаларга салабыз һәм парланган капкачлар белән ябып куябыз.
Капкачлары белән идәнгә каплыйбыз һәм җылы сөлге белән өтереп куябыз.
Ашларыгыз тәмле, көннәрегез уңышлы үтсен!
фотоallwallpaper.in
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia