Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кышка болгар борычы белән кишердән салат әзерлибез!

Кышка болгар борычы белән кишердән салат

Кирәк булачак:

Кишер - 500 г,

Болгар борычы – 700 г,

Башлы суган – 5 шт,

Яшел помидорлар – 6 д,

Үсемлек мае – 200 мл,

Серкә 6% - 150 мл,

Тоз – 1-2 аш кашыгы,

Шикәр комы - 2-2,5 чәй кашыгы,

Вакланган кара борыч – 2-2,5 чемертем.

Әзерләү процессы:

Болгар борычын төшләрдән чистартып, юып,  озыныча, нәзек “полоска” иттереп турарга.

Помидорларны юып, вак кына турарга.

Суганны юып, ярымтүгәрәкләргә турарга.

Чистарткан кишерне, кыргычның эре ягыннан кырырга.

Болгар борычын, кишерне, суган һәм помидорны тирән кәстрүлгә салырга. Тоз, кара борыч, шикәр комын салырга онытмаска.

10 минут болгатып утта пешерергә, аннан соң майны салып җибәрергә һәм 5-7 минут пешерергә. Соңыннан серкә салыгыз һәм 1-2 минут пешереп чыгарырга.

Банкаларга салыр алдыннан тагын бер тапкыр болгатырга.

Парланган банкаларга салып, парланган капкачлар белән ябып куярга.

Кышка туклыклы салатыбыз әзер!

Ашларыгыз тәмле, көннәрегез уңышлы үтсен!

 фотоyoutube.com

http://www.sahne.ru/salavat-kupere/7289.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса