Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыш бабай белән Кар кызы авылдашларын котладылар

Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова «Яңа ел экспрессы»акциясен оештырды. Кыш бабай белән Кар кызы авыл халкын Өйдә һәм урамда Яңа ел белән котладылар.

Авыл халкы Яңа ел геройларын елмаеп каршы алды, алардан котлауларны шатланып кабул итте һәм яңа елда барысына да бәхет һәм сәламәтлек теләделәр.
Кыш Бабайга сөйләгән һәр шигыре өчен халык Кар кызынан татлы ризыклар алды. Бу көннәрдә әкияти геройларны очраткан һәркем искиткеч кәеф һәм истәлек фотосы алды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса