Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кызым белән урамда калдык (ХАТ)

Без иптәшем белән 2004 елда танышып гаилә кордык. Бер елдан кызыбыз туды. Район үзәгендә кеаенанам исемендәге йортта бергәләп яшәдек. Мин дә шунда пропискада идем. Иремнең туганы да шушы үзе үскән йортта пропискада, йортта аның да өлеше бар булып чыга. Ул гаиләсе белән Уфа янындагы бер шәһәрдә яши. Каенанамның йортына терәп...

Без иптәшем белән 2004 елда танышып гаилә кордык. Бер елдан кызыбыз туды. Район үзәгендә кеаенанам исемендәге йортта бергәләп яшәдек. Мин дә шунда пропискада идем. Иремнең туганы да шушы үзе үскән йортта пропискада, йортта аның да өлеше бар булып чыга. Ул гаиләсе белән Уфа янындагы бер шәһәрдә яши.

Каенанамның йортына терәп ирем белән бергә янкорма төзедек. Документлар ирем исеменә бирелде. Йорт, әлбәттә, каенанам исемендә калды.
Мин ул чакта ниндидер хәл килеп чыгар дип уйламадым. Янкорманы төзегәндә минем исәптәге булган 163 мең сум акча да шул төзелешкә кереп китте. Моны исбатлаучы документым да бар.
Янкорманы төзеп беттек. Төзелеш материалларын ирем исеменә биргән иделәр. Кызганыч, бу хактагы документларны алып куймаганмын. Соңыннан судта документларны каенанам исеменә алынган дип күрсәттеләр. Гомумән, документлар буенча бөтен йорт каенананыкы гына булып күренде.
Тагын да бер елдан ирем аерылышуыбызны таләп итеп судка бирде. Без рәсми рәвештә аерылыштык. Яз иде, безне кызым белән йорттан куып чыгардылар.
Мин шушы йорттан үз өлешемне юллап алу өчен судка мөрәҗәгать иткән идем. Суд мине бернәрсәсез калдырды. Өстәвенә иремнең адвокат яллауга тоткан 30 мең сум акчасын да миннән түләтергә карар иттеләр.
Әлеге вакытта 11 яшьлек кызым белән урамда калдык. Республика югары судына да мөрәҗәгать иттек. Анда да район суды карары үз көчендә калды. Мин эшлим. Ирем биржада тора. Бала белән кызыксынмый, алиментын вакытында түләми. Әлеге вакытта фатирга түләп торабыз.
Хатын-кызның бала белән шундый да авыр хәлдә калырын башыма да кертеп карамый идем. Бала турында әнисе генә түгел, әтисе дә кайгыртырга тиеш түгелмени? Бу гаделсезлек белән арытаба ничек яшәргә?
фотоhttp://stepvoyage.ru
http://matbugat.ru/news/?id=20937

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев