Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кытай водородлы ягулык элементларында оча торган самолет сынаган

Моңа кадәр андый очкычлар Америка Кушма Штатларында һәм Германиядә эшләнгән булган.

Кытай Америка Кушма Штатлары һәм Германиядән соң дөньяда өченче булып водородлы ягулык элементларында оча торган самолет сынаган, ул уңышлы узган. Бу хакта "РИА Новости" агентлыгы "Кэчжи жибао" газетасына сылтама белән хәбәр итә.

Ляонин провинциясе галимнәре Кытай Халык Республикасында элек төзелгән ике урынлы RX1E электр самолеты нигезендә яңа һава судносы уйлап тапкан. Шэньян шәһәрендә аны тест рәвешендә сынап караганнар: очкыч җир өстеннән 320 м биеклеккә күтәрелеп очкан. Барлыгы 20 кВт егәрлекле водородлы ягулык элементы очкычның борт системаларын һәм электр моторын эшләтергә, аккумуляторларны коруга сәләтле.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/09/132782/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев