Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кыяр орлыгы тиз тишелеп чыксын өчен нишләргә

Мул уңыш алу өчен берничә кагыйдәне үтәгез.

Кыяр орлыгы тиз тишелеп чыксын, чирләргә бирешмәсен, уңышы мул булсын өчен кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Тәҗрибәле бакчачылар белдерүенчә, чәчүгә әзерлекнең беренче мөһим этабы – зарарсызландыру.

Кыяр орлыкларын чәчү алдыннан марганцовкалы суда 15 минут тоталар. Шулай ук, водород перекисе белән зарарсызландырырга мөмкин, 3 процентлы эремәгә 5-10 минутка салып алалар. Мөһим искәрмә: эремәнең температурасы 40 градустан югары булмаска тиеш.

Кыяр орлыкларын утыртыр алдыннан чылатырга кирәкме? Чыннан да, чылату орлыкларның шытып чыгуын тизләтергә ярдәм итә. Моның өчен гади пластик контейнер төбенә ике катлап кәгазь салфетка куегыз. Кәгазьне җылы су белән чылатыгыз һәм орлыкларны тезеп куегыз. Орлыкларга да пульверизатор ярдәмендә җылы су сиптерергә кирәк. Җылы урында кыяр орлыклары бик тиз тишелеп чыгачак.

Искәрмә: тышча белән капланган, эшкәртелгән орлыкларны чылатырга кирәкми, аларны шул килеш кенә туфракка утырту яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса