Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күп балалы гаиләләргә машина алыр өчен ташламалы кредит бирергә мөмкиннәр

Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Гусев дүртенче бала туганда күпбалалы гаиләләр өчен льготалы, еллык 3 процент ставкалы кулланучылар кредиты булдырырга тәкъдим итте.

 Үзебездә җитештерелгән яңа автомобиль сатып алу өчен ике миллион сумга кадәр акча алу мөмкинлеген күздә тоткан закон проекты РФ хөкүмәтенә җибәрелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Проектка аңлатма язуы нигезендә, кредитны беренчел кертемнән һәм залогтан башка алырга мөмкин булачак. Кредитлау срогы, йөкләмәләрне намус белән үтәгәндә, җиде елга кадәр булырга мөмкин. Закон проекты күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә һәм Россия автосәнәгате продукциясенә ихтыяҗны стимуллаштыруга юнәлдерелгән.

«Дүрт һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә өчен автомобиль – муллык түгел, ә көндәлек тормыш мәсьәләсе. Балаларны мәктәпкә, түгәрәкләргә, табибка илтергә, дистәләгән көнкүреш бурычларын хәл итәргә кирәк. Шуңа күрә без мондый гаиләләргә үзебезнең ил автомобилен ташламалы шартларда сатып алырга мөмкинлек бирергә тәкъдим итәбез», - диде Гусев.

Парламентарий ассызыклаганча, инициатива берьюлы берничә бурычны хәл итә. «Бу күп балалы гаиләләргә ярдәм, балалар туу өчен стимул һәм бер үк вакытта Россия автосәнәгатенә ярдәм. Дәүләт гаиләләргә уңайлырак яшәргә ярдәм итә торган инструментлар булдырырга тиеш», – дип өстәде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса