“Кулон” җәмгыяте җитәкчесе Альберт Фәхретдиновка зур рәхмәт
Безнең Биектау авыл халкы гомер-гомергә су кытлыгы кичерде.
Авыл халкы төрле су чыганакларыннан файдаланды. Аларның сыйфаты бик үк яхшы түгел иде. 2020нче елның көзендә ярты авылны су белән тәэмин итүче сусаклагычы – артезиан коесын төзетте. Су чыганагы авылда яңа гына төзелгән ике катлы балалар бакчасын да тәэмин итә.
Бу эшләр әлбәттә, бик күп чыгымнар сорый. Матди ярдәм белән безгә “Кулон” җәмгыяте җитәкчесе Альберт Шамил улы Фәхретдинов булышты.
Без - Биектау авылы халкы, Альберт Шамил улы Фәхретдиновка бик рәхмәтле. Аңа эшендә, тормышында уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа