Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату һәм бердәм

“Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату, бердәм булулары белән аерылып тора. “Аларның барысы да тырыш, эшчән һәм хезмәтләренә җаваплы.

Бирегә егерме бер авылдан вахта юлы белән килеп эшлиләр. Эш ике сменада оештырылган. Тәүлеккә бер сыердан уртача 15.5 литр сөт савыла, сөтнең майлылыгы 4,24, ул яхшы күрсәткеч”, дип сөйләде комплекс начальнигы Фәнис Садыйков.

Беренче корпуста Галина Фәйзрахманова, Нурфия Кәримуллина, Эльмира Галиева, Гөлназ Шәфыйковалар хезмәт куя. Ике сменада бердәм булып эшли алар.

Без килгән көнне беренче сменада Галина Фәйзрахманова белән Эльмира Галиева эшли иде. Кайчандыр ашханәдә пешекче,  клуб җитәкчесе булып эшләгән Галинаны язмыш җилләре бирегә алып килгән. Шомбыт авылыннан килеп эшли. Биредә биш елга якын хезмәт куя икән. Тырышлыгы белән коллектив ышанычын яулаган. Эш күрсәткечләре дә мактауга лаек. Тәүлеккә бер сыердан унҗиде литр сөт савып ала ул. “Эшемне яратып башкарам. Хезмәтебез түземлек һәм тырышлык сорый. Күңел биреп эшләгәндә генә ниндидер уңышларга ирешеп була дип уйлыйм. Һәм иң мөһиме сәламәтлек кирәк. Ул булмаса дөньяның яме күренми дә”,ди ул.

Хезмәтендә мактаулы, ә йортында уңган  хуҗабикә Галина. Тормыш иптәше белән белән алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кәҗәләр асрыйлар, тавык-чебешләр үрчетәләр. 62 яшьтә булуына карамастан гел хезмәттә. “Эшсез утырырга яратмыйм. Яшьләрдән калышмаска тырышам”, ди ул уены-чыны белән.

Малкайларга исемнәре белән дәшәм, башларыннан сыйпыйм. Алар да яхшы карашны сизә бит. Аппарат ярдәмендә савабыз, ул эшне күпкә җиңеләйтә. Яңа аппарат ничә литр сөт савылганын күрсәтә хәтта. Экранда ул күренә,-дип сүзен башлады Эльмира Галиева. Ул да мактаулы хезмәткәрләр рәтендә. Аның карамагында 61 сыер. Тәүлеккә берсеннән 16 литр савым ала. “Биредә эшли башлаган вакытларда авыррак булса да, тиз ияләштем. Хәзер бу хезмәтне биш бармагым кебек беләм. Хезмәттәшем Гөлназ Шәфыйкова белән икебез ике сменада җайлы гына бер дулкында  эшлибез. Хезмәт хакыбыз яхшы, вакытында түлиләр. Зарланырга урын юк”, ди ул.

Унике еллап социаль хезмәткәр булып эшләгәннән соң, декрет ялында булып, бирегә эшкә килә Эльмира. Тәб.Чаллы авылыннан килеп эшли. Инде биредә алты елга якын хезмәт куя икән. Эш тәртибен дә сөйләп узды ул. “Бу атнада без беренче сменада эшлибез. Иртәнге дүрттә өйдән чыгабыз. Эш вакыты төштән соң сәгать икеләрдә тәмамлана. Сыерлар савылгач, аларны кардага чыгарабыз. Асларын җыештырып алабыз. Ә икенче смена төштән соң өченче яртыдан башлана. Ул сменага хезмәттәшләребез килә", дип эш барышы белән таныштырды.

Уңган хуҗабикә йорт тирәсен дә тәртиптә, матурлыкта тота. Эштән бушаган арада бияләй, оекбашлар бәйли. Тормыш иптәше белән бер кыз үстерәләр.

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса