Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Кулон-Агро» җәмгыятендә эшләр гөрләп бара

«Кулон-Агро» җәмгыятендә быел барлыгы 1500 гектар мәйданда көзге культуралар чәчү каралган

Районыбызның иң эре һәм өметле “Кулон-Агро” хуҗалыгының чәчүлек җирләре бүген барлык авыл җирлекләрендә диярлек киң урын алган. 
Хәстәрләнеп бер чыгып киткәч аннан тиз генә әйләнеп кайтып җитеп тә булмый. Шуңа күрә биредә олы эш башланганчы барлык хәстәрлек чараларын алдан күреп эш итү матур гадәткә әйләнгән. 
Без Шомырбаш авылы юнәлешендәге, җәй буена күп мәртәбәләр эшкәртелгән,  олы юл буендагы 411 гектарлы пар җиренә  килгәндә, чәчүлек материаллар белән тәэмин итүче Мансур Шиһапов чәчүче Фәрит Хәмидуллин белән автомашинадан агрегатка орлык тутыра иделәр. Бу агрегат үзенә  бер юлы 5 тонна орлык кабул итә һәм ул  25 гектар мәйданны чәчеп чыгарга җитә. Биредә чәчүне  ике сменада оештыралар. Төнге сменага Иванга алмашка, шулай ук бай тәҗрибәле механизатор Ринат Шәрәфиев киләчәк икән. Алар тоткарлыксыз көйле генә тырышып эшләсәләр тәүлегенә 140-150 гектар мәйданда чәчү үткәрәләр. Әнә шулай эш процессын исәпләп, күзәткәннән соң баш агроном Камил Галимуллин биредә чәчүдә эшлиячәк механизатор Иван Храмовка чираттагы күрсәтмәләрен бирде. Чәчеләсе җир участогы тигезсез булганлыктан эшне уң яктан башлап җибәрергә кирәк булыр, дип киңәш иткәч, дымлы җылы туфракны ул кулына алып уып карады. Алдагы көннәрдә явып үткән яңгырларның файдасы тигән, балчыгы таралып тора, дип эченнән генә сөенеп агрегатларны күздән кичерде. Бу механизаторга ышанмаудан түгел, бары тик тагын бер кат күз салуның  зыян тимәс, дигәннән чыгып кына эшләнә. Чөнки үзенең күп еллык хезмәт тәҗрибәсе шуны таләп итә. Тракторчы ничек кенә оста, бай хезмәт күнекмәләренә ия булмасын, соңгы нәтиҗәләр өчен беренче чиратта кыр технологы җаваплы шул. Шуңа күрә, соңыннан баш кашып, үкенеп утырганчы технологик таләпләрне төгәл үтәвең хәерлерәк. Баш белгечкә исә мондый заманча агрегатлар белән чәчүне үз гомерендә инде бик күп мәртәбәләр үткәрергә туры килде. Механизаторга килгәндә, кулонлылар аннан нык уңды. Егеткә бер вакытта да кат-кат искәртергә кирәкми. Барысын да ул күз карашыннан аңлап эш итә. Чөнки ул инде бала чагыннан ук  техника арасында. Төгәл генә ничәнче елда үзенең МТЗ-50 тракторына утырганын да хәтерләми. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса