Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кулланучылар җәмгыяте тотрыклы үсештә

Бу шимбәдә 100 елдан артык  бай тарихы булган республикабызның кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безнең район кулланучылар җәмгыятенә 1934 елда нигез салына. Бүгенге көндә җәмгыять сәүдә, җәмәгать туклануын, хәзерләүләр, авыл хуҗалыгы тармакларын үз эченә алган бердәм система. Ул 22 торак пунктта 29 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Системада 128  кеше эшли.

                     Сәүдә- җәмгыятнең көзгесе

Сәүдә-кулланучылар җәмгыятенең мөһим, әйдәп баручы тармагы булып тора. “Кама”ның сәүдә челтәрендә 22 кибет исәпләнә. Алар нигездә көндәлек ихтыяҗдагы товарлар сатыла. Иң мөһиме базар шартларында да җәмгыять социаль юнәлештәге эшчәнлек алып бара. Район үзәгеннән еракта урнашкан кечкенә авылларга да барып товарларын, хезмәтләрен тәкъдим итәләр. “Пятерочка”, “Магнит” кебек супермаркетлар белән кырыс көндәшлек шартларында сатып алучыларның ихтыяҗын өйрәнеп ассортиментны баету, хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру уңай нәтиҗәләрен бирә.  Товар әйләнеше, икмәк, булка, кондитер әйберләр җитештерү, хәзерләүләр күләм арта. Агымдагы елның 1 кварталында товар әйләнеше 49230 мең сумны тәшкил иткән.

Узган ел район үзәгендә “Олимп”, “Идел” кибетләре, күмәрләтеп сату базасы алынган. Шулай ук үзәктә гомуми мәйданы 1000 квадрат метрлы ике катлы кибет төзелеп ята. Кулланучылар җәмгыятенең сәүдә тармагын үстерүгә бигрәк тә директор Илнур Галимов, «Кайнар икмәк» (җитәкчесе  Илсөяр Нуретдинова),  «Мясная лавка» ( Гөлфирә Мифтахова), «Икмәк» (Дания Сөнгатуллина),Олы Елга (Халидә Сибгатуллина) Һәм башка кибет коллективлары зур өлеш кертә икән.

 “Кайнар икмәк” кибете район халкының иң яраткан сәүдә үзәкләренең берсе дисәк тә һич арттыру булмастыр шәт. Әллә яңа пешкән хуш исле икмәк исе үзенә тарта, әллә берсеннән-берсе мөләем сатучылар җәлеп итә. Ничек кенә булмасын, кибет халыктан бер генә дә өзелеп тормый инде. Авыллардан район үзәгенә килгән бер генә машина да бу кибет янына туктамый китмидер мөгаен. “Күп кенә азык-төлек башка зур кибетләргә караганда арзанрак”,- диләр сатып алучылар. Кулланучылар җәмгыятенең азык-төлек комбинатында җитештерелгән үз продуктлары: икмәк-булкалар, кондитер әйберләре, киң ассортименттагы пироглар, лимонад, пилмәннәрне аеруча яратып алалар икән райондашлар. Бу кибет товар әйләнеше буенча республикада алдынгы урыннарны алып тора.

Сәүдәдәге уңышлар сатучыларның һөнәри осталыгына да бәйле. Дорфа, караңгы чырайлы кибетче янына кемнең керәсе килсен? Ә биредә икмәкләре һәрвакыт кайнар, кызлары мөләем,чибәр! Менә 5 ел инде кибетне өлкән сатучы Илсөяр Нуретдинова җитәкли икән. 1986 елда Арча кооперация училищесын тәмамлап кайтканнан бирле эшли ул сәүдә системасында. Тәҗрибәсен, оештыру сәләтен исәпкә алып өлкән сатучы итеп билгеләгәннәр үзен. Халыкның ихтыяҗын даими өйрәнеп, канәгатьләндерергә омтылу үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Кибет товар әйләнеше планнарын уңышлы үтәп килә.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса