Кукмара аграр колледж базасында профессиональ белем бирү секциясе утырышы узды
Күптән түгел Кукмара аграр колледж базасында профессиональ белем бирү секциясе утырышы булып узды. Ул “Сыйфатлы һәм профессиональ белем – Татарстан Республикасы икътисадының көндәшлелеген арттыру нигезе” дигән темага барды.
Әлеге утырышта заман таләпләренә туры килүче квалификацияле белгечләр әзерләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук утырыш барышында профессилналь белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрне бүләкләү тантанасы да булды. Балык Бистәсе агротехникум директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлфия Галимова экстремизм һәм терроризм иделогиясен алдан кисәтү буенча методик эшләнмәләр һәм авторлык программасын булдыру республика конкурсында 1 нче урын яулады һәм Диплом, акча сертификаты белән бүләкләнде.
фотоkazgau.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia