Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күгәрчен китапханәсендә “Тукайны бергәләп укыйбыз” акциясе бара

Быел татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына – 140 ел. Әлеге юбилей уңаеннан Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан “Тукайны бергәләп укыйбыз” республикакүләм акциясе башланды.

-Акция шагыйрьнең туган көненә кадәр дәвам итә. Китапханәдә Тукай иҗатына багышланган әдәби сәгатьләр һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә үткәрелә. Ул көнне китап сөючеләр белән шагыйрь үткән юлларга “сәяхәт” кылабыз, аның шигырьләрен укыйбыз. Әле күптән түгел Күгәрчен урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә тәрбияләнүчеләр белән очрашуыбыз булып узды. Анда Габдулла Тукайның “Кышкы кич” шигырен нәни тыңлаучыларга җиткердек, - ди Күгәрчен авылы китапханәчеләре Лилия Кәримуллина белән Гөлфирә Кәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса