Күгәрчен китапханәсендә файдалы чара үтте
Күгәрчен авылы китапханәсендә “Коррупция нәрсә ул?” дип исемләнгән чара узды.
Китапханәче укучыларны “Коррупция нәрсә ул? Аның нинди яклары бар? Закон бозучыларны нинди җәза көтә?” дигән төшенчәләр белән таныштырды.
Чарада катнашучылар нинди гамәлләр коррупцияле җинаять дип санала, бу явызлыкның тамырлары һәм аның җәмгыятькә, дәүләткә китергән зыяны турында мәгълүмат алдылар.
-Мәгълүмат сәгате җанлы диалог формасында барды, анда һәркем көндәлек тормышта коррупциягә каршы көрәшкә үз карашы белән уртаклашты. Бергәләп без бу проблеманы бетерүнең мөмкин ысуллары турында сөйләштек. Һәм бу катлаулы темага кроссвордлар, сканвордлар чишеп белемебезне арттырдык, - ди китапханә мөдире Лилия Кәримуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia