Күгәрчен авылының үрнәк гаиләсе
Авыл җирендә гомер кичереп, тормышлары һәм яшәешләре белән күпләргә үрнәк булган өлкәннәребезне искә алырга безгә матбугат активистлары ярдәм күрсәтә.
Шушы көннәрдә генә Күгәрчен авылының мактаулы хезмәт ветераны, озак еллар дәвамында колхоз рәисе булып эшләгән Миннәхмәт Кадыйров үз төбәкләренең хөрмәтле кешеләре, Хиҗаповларның гаилә коруларына 60 ел тулу уңаеннан алар белән очрашырга тәкъдим иткәч шул якларга юл тоттык. Укучыбыз хаклы, үземә дә Рияз абый белән урып-җыю чорларында күп мәртәбәләр очрашып аралашырга туры килгәләде, Дәрәҗәле һөнәри уку йортларында белем үзләштерү мөмкинлеге булмаса да, үз гомерендә ул зур уңышларга ирешеп яши. Кече яшеннән “МТЗ-5” тракторына утырып җир эшкәртә, ул чорлардагы колхозның тәҗрибәле игенчесе Авзал Нәҗмиев янәшәсендә “ИЖ-4 М” комбайны белән ашлык суктырып тәүге хезмәт юлын башлап җибәрүенә дә инде аның ярты гасырдан артык вакыт үтеп киткән. Шулай итеп берничә ел колхозда эшләгәннән соң ул мәктәп елларыннан ук бер-берсен күреп, белеп үскән Наилә исемле яшь укытучы кыз белән үз гаиләсен корып җибәрә. Бер-берсен балалык елларыннан ук яхшы белеп үссәләр дә, аларга мәктәптә бергә белем алырга насыйп булмый. Наилә урта белемен Котлы Бөкәш мәктәбенә йөреп үзләштерә.
Ә ул чорларда мәктәпләрдә балаларга белем бирүдә күбрәк урта белемле егет һәм кызлар эшлиләр. Күгәрчен авылы мәктәбендә берничә укытучы декрет ялына киткәнлектән, директорлары яңа гына урта мәктәпне тәмамлап кайтып институтка укырга китәргә хәстәрләнеп йөрүче кызны үзләренә эшкә чакыра. Шулай итеп, вакытлыча гына дип килгән Наилә гомеренең кырык елдан артык вакытын үз авылы мәктәбендә балаларга белем биреп үткәрә. Әле шушы вакыт эчендә аңа гаиләсен калдырып уку йортларында белемен арттырырга да туры килгәли.
Ә иң әһәмиятлесе, беренче эш көненнән ул нәниләрнең иң сөйкемле һәм ышанычлы киңәшчеләренә әверелә. Авыл җирендә һәм районыбызда күпләрдән аның хакында “иң хөрмәтле мөгаллимәм” дип үз истәлекләре белән уртаклашуларын күп мәртәбәләр ишетергә туры килгәләде. Кыскасы, алар икесе дә үз эшләренең чын осталары буларак данга күмелеп яшәделәр. Берсе яшь буынга ныклы белем бирүдә тырыш хезмәт куйса, икенчесе бер дигән игенче буларак районыбыз механизаторларына үрнәк-өлге булып макталды. Ә бу ел аларның икесе өчен дә истәлекле. Балалары, туганнары, якыннары белән бергә алар үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәргә хәстәрләнеп йөриләр.
Менә шундый гаять тыйнак, күп сөйләшергә яратмый торган, гомерләре буена бер-берсен хөрмәт итеп тырыш хезмәтләре белән дан тоткан матур гаилә яши Күгәрчен авылында. Без аларга исә озын гомер һәм тыныч картлык теләп калабыз.
Идрис Амитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia