Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күгәрчен авылы “Каенкай” балалар бакчасына нәниләр яратып йөри

Күгәрчен авылы “Каенкай” балалар бакчасында тәрбия алган балалар бүген дә тәрбияче апаларын зур хөрмәт-ихтирам белән искә алалар икән, бу бер дә юкка түгел.

 Озак еллар биредә хезмәт куйган беренче категорияле тәрбиячеләр Гөлүсә Мукриева, Фәния Фатыйхова, Гөлүсә Баһмановалар нәниләрне яратулары, һөнәргә тугрылыклы булулары белән дә зур тәҗрибә туплаганнар. Район күләмендә үткәрелгән сәнгать бәйгеләрендә катнашкан балаларның призлы урыннар яулавын да тәрбиячеләрнең уңышы дип бәяләргә кирәк.

-Балалар бакчасында һәр истәлекле датаны бәйрәм кичәсе итеп үткәрәбез. Бу балаларның күңелендә  үзенчәлекле тәрбия дәресе буларак та исләрендә кала. Әфганчылар көне,  Ватанны саклаучылар, Туган тел көннәрен дә махсус сценарий төзеп, балалар белән бергәлектә  үткәрдек. Балалар бик теләп шигырьләр, җырлар өйрәнәләр. Бу аларга илебезне яратырга, туган телебезгә мәхәббәт уятырга җирлек бирә, - ди тәрбияче Гөлүсә Мукриева.

Бүгенге көндә “Каенкай” балалар бакчасына 28 бала йөри. Шулардан 5 бала мәктәпкә чыгарылышка әзерләнә. Ә без, үз чиратыбызда, коллективка уңышлар насыйп булсын, дигән теләкне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев