Крыжовниктан компот ясау рецепты тәкъдим итәбез
Бакчаларда җиләк-җимеш өлгерер чак җитте. Хуҗабикәләр кышка кайнатма, компот әзерли башладылар.
Хөрмәтле хуҗабикәләр! Крыжовниктан компот ясау рецепты тәкъдим итәбез.
Кирәкле әйберләр:
Крыжовник (ярты литрлы банка),
Шикәр комы – 1 стакан.
Лимон – ике кисәк. Лайм яки лимон кислотасы да ярый.
Бөтнек.
Яхшылап юылган крыжовникны өч литрлы банкага салабыз. 3-5 яфрак бөтнек һәм ике кисәк лимон өстибез. Лимонны лайм яки 1 чәй калагы лимон кислотасы белән дә алыштыра аласыз.
Өстенә кайнап чыккан су коеп 15-20 минутка суынырга куябыз. Соңыннан суын кәстрүлгә бушатып кайнатабыз. Банкага 1 стакан шикәр комы салабыз. Су кайнап чыккач өстенә коеп капкачлыйбыз һәм ике тәүлеккә юрган белән төрәбез.
фотоglav-dacha.ru
http://bavly-tat.ru/news/kirkle-kyzykly-sandygy/kryzhovniktan-kompot-yasau-retsepty-tkdim-itbez
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа