Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Көрәшне хатын-кызларыбыз да үз итә

1986 елда  Күгәрчен авыл Сабантуенда башланып киткән

Көрәш – ир-егетләр өчен көч-кодрәтне күрсәтә торган спорт төре дисәк тә, аны хатын-кызларыбыз да үз итә. 1986 елда  Күгәрчен авыл Сабантуенда башланып киткән хатын-кызлар көрәшен республикабыз кайбер районнары, авыллары да күтәреп алды. Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган, әнә шулай традиция булып буыннан-буынга күчкән, дәвам итә ул.

Мин җәйләргә ашкынып керәм, Сабантуйны көтеп алам. Тормышымда нинди авыр чагым булса да көрәш – тәнгә, җанга ниндидер бер көч өсти кебек, – ди 19 ел көрәшеп чыныккан Фәния Җәләлова.  –Бил алышырга мәйданга беренче тапкыр 1989 елда чыктым. Шул елдан бирле ике тапкыр гына икенчегә батыр калдым, калганнары гел беренче. Алган бүләкләрем әле дә саклана, барысы да минем өчен кадерлеләр, ди ул.

Иңбашына тәкә салып мәйдан әйләнгән батырны авылдашлары әле быелгы Сабантуйларда да күрербез дип өметләнә. Ә нигә?! Бик мөмкин. Тамырларында аккан көрәшче каны тыныч кына башкаларның бил алышканын күзәтергә ирек бирмәс, янәдән мәйдан тотар әле ул безнең Фәния!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса