Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күрше хакын хаклап яшәдек

Авыл җирендә элек-электән үк күрше-күлән бердәм булып, бер-берсенә ярдәмләшеп,  дус-татулыкта гомер кичергән. Ни генә дисәң дә, тормышта күршедән дә якынрак кеше юк. Ниндидер йомышың килеп чыкса да, иң элек, аның ишеген кагасың.

 Элек, без бәләкәй чакта, бер-беребезгә бәрәңге утыртышырга, каз өмәләренә, өй юышырга йөргән, кич утырып шәл читләре бәйләгән, хәл-әхвәлләрне белешеп яшәгән чорларны сагынам мин. Көзен бәрәңге алган көннәрдә күршеләрең белән җыелышып, көлдә пешергән бәрәңгенең тәмнәрен инде син берни белән дә чагыштыра алмыйсың. Аллага шөкер, дус, тату  яшибез. Менә шундый  элеккеге яхшы күршеләребез турында язасым килә минем.

 Моннан күп еллар элек Сатлыган авылында Миңнегөл апа  өч улы һәм ике кызы тәрбиясендә гомер кичерде.  Нинди генә йомыш төшсә дә, без аларга мөрәҗәгать иттек. Икенче як күршеләребез  Нурлыбанат апалар да йомыштан кире бормадылар. Миңнегөл апаның кайсы гына баласын алма, барысы да күрше җанлыклы, ярдәмчел булдылар. Үсеп җиткәч барысы да гаилә корып, тормыш башлап җибәрделәр. Кайсы кая китеп бардылар, йортлар салдылар. Сатлыган авылыннан Котлы Бөкәш авылына күченеп киттеләр.Миңнегөл апа сыңар канат белән яшәүгә карамастан биш баласын да югары уку йортларында укытты. Барысы да  мактаулы урыннарда эшлиләр.

Бу язмам шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтүче, Миннегөл апаның  өлкән улы Рамил абый турында.  Ул холкы буенча тыныч, бервакытта да зарланмый. Үз хуҗалыгында да төгәл кеше. «Ирләрнең кем икәне капка төбеннән, хатыннарның кем икәне ишек төбеннән күренә»,  дигән әйтем бар бит. Аларда һәрвакыт чисталык,пөхтәлек, төгәллек. Ә тормыш иптәше Алсу апа тәмле бавырсак, чәкчәк пешерү буенча бу якларда беренчелекне бирми. Аның авызга кабуга эреп китә торган бавырсакларына чит төбәкләрдән дә килеп заказлар бирәләр. Көз көне алар бергәләшеп урманга менеп гөмбә дә җыялар. Менә шулай  эшләгәндә генә шундый матур тормышка, уңышларга ирешеп була бит ул. Күршеләребезнең уңган-булган, ярдәмчел кешеләр булуына сөенеп бетә алмыйбыз. Бүгенгесе көндә алар бер кыз,ике ул үстереп, аларга  югары белем бирделәр. Үз һөнәрләре буенча Энҗе дә, Радик та, Раил дә Казанда яшәп эшлиләр, әти-әниләренә дүрт онык бүләк иттеләр.  Казан-Котлы Бөкәш юлына тузан төшермиләр.

Рамил абый юлда басып торган бер генә кешене дә утыртмыйча китми. Әле шулай беркөнне эштән кайтып килгәндә очрады да: ”Күрше, хәлләр ничек, наный, әйдә, утыр, алып кайтам”,-ди. Шулай,  мин алар өчен күрше дә, наный да булып калдым.

Киләчәктә дә  бердәм булып, дус- тату яшәргә насыйп итсен!

Рузидә Гатауллина.

Сатлыган авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса