Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күрәгә пирогы

Камыр өчен: 1 йомырка, 0,5 җылымса су, 0,5 ч.к.тоз, 1,5 а.к.шикәр комы, 3 а.к.көнбагыш мае, 3 а.к. ак май, 250 гр.он, 5 гр.чүпрә кирәк.

 ✅Эчлек өчен:
400 гр.күрәгә (иттарткычтан чыгарабыз) , 0,5 ст. шикәр комы.

✔Йомырка, тоз, шикәр комы, чүпрәне әйбәтләп болгатабыз, шул массага ак май, көнбагыш мае, җылымса суны салып, әйбәтләп болгатып, онны кушып камыр басабыз.
✔Камырны басып бетергәч 30 мин. ял иттерәбез. 30 мин. ял иткәннән соң, камырны җәеп, майлы табага салабыз, камыр өстенә күрәгәне салып, матур итеп кисәбез.
✔180 градус кызулыктагы духовкада 40 мин. пешерәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

 

pinterest.ru

http://www.kazanutlary.ru/news/tatar-halyk-ashlary/krg-pirogy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса