Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күренекле якташыбыз Равил Шәрәфиев исемендәге театр фестивале узды

Шушы көннәрдә Балык Бистәсендә Равил Шәрәфиев исемендә икенче районкүләм театр фестивале гөрләде

Авылларда берсеннән - берсе матур, эчтәлекле спектакльләр әзерләнеп сәхнәгә куелды. Район буенча барлыгы 22 театр коллективы (авыл мәдәният йортлары, авыл клублары) катнашты һәм 14 спектакль сәхнәләштерелде (берничә авыл мәдәният йортлары җыелышып 1 спектакль куйдылар). Февраль-март айларында барлык үзешчән театр коллективлары тырышып, бертуктаусыз репетициялар ясап, барлык көчләрен куеп, әлеге фестивальда катнашып мактаулы исемнәргә лаек булдылар.
Фестивальнең беренче этабы урыннарда, ягъни авыл мәдәният йортларында барды, иң көчлеләре икенче турга үтте. 26 март көнендә Равил Шәрәфиевнең үзе катнашында район мәдәният йортында әлеге фестивальнең икенче этабы булып узды. Барысы да көчле, барысы да җиренә җиткереп үз ролен башкардылар. “Театр көне”н билгеләп үткән көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә фестивальнең урынлы җиңүчеләре һәм иң югары исемгә лаек булган коллективлар билгеләнде. Һәрбер катнашучы, җиңүче Равил әфәнде Шәрәфиев кулыннан Дипломнар алу мөмкинчелегенә ия булды. Ә инде Гран-при исеменә лаек булган Күки мәдәният йорты бу көнне үз премьерасын сәхнәдән тамашачыга тәкъдим итте.
I Дәрәҗә Лауреат Дипломы һәм җиңүче кубогы белән Ямаш авылы мәдәният йорты үзешчән театр коллективы, II Дәрәҗә Лауреат Дипломы һәм җиңүче Кубогы белән Юлсубино авылы мәдәният йорты "Нур" театр сөючеләр клубы, III Дәрәҗә Лауреат Дипломы  һәм  җиңүче Кубогы белән Югары Тегермәнлек авылы мәдәният йорты "Балкыш" театр сөючеләр клубы бүләкләнде. 

Лилия Кәримуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса