Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күрегез,балыкбистәлеләр нинди помидорлар үстерә

Шушы көннәрдә редакциягә Балык Бистәсеннән Надежда Галямова булып китте. Күпләр аның район үзәк хастаханәсендә бала тудыру бүлегендә эшләвен беләләр. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда. Надежда Петровна тик утырырга ияләнмәгән. Кайберәүләр пенсия вакытында үзләренә шөгыль таба алмый интексәләр, аның исә бер буш минуты да юк кебек. Тормышны яратучы бу ханым безгә...

Шушы көннәрдә редакциягә Балык Бистәсеннән Надежда Галямова булып китте. Күпләр аның район үзәк хастаханәсендә бала тудыру бүлегендә эшләвен беләләр. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда.
Надежда Петровна тик утырырга ияләнмәгән. Кайберәүләр пенсия вакытында үзләренә шөгыль таба алмый интексәләр, аның исә бер буш минуты да юк кебек. Тормышны яратучы бу ханым безгә үзенең уңышлары белән уртаклашырга килгән. Быелгысы елны помидорлардан зур уңыш алган. Берсенең авырлыгы,хәтта, 1 килограмм 107 граммга җиткән. "Кем әйтә ала инде быел җәй булмады дип!", - ди ул.
Бу төр яшелчәне Надежда Петровна һәр елны теплицада да, ачык грунтта да үстерә икән. Тик шулай да ул икенче ысулны кулайрак күрә. Аның фикеренчә теплицада үскәннәрдә татлылык җитеп бетми.
Помидорлар үстерүнең никадәр мәшәкатьле эш икәнен күзаллап "Сезнең үз серләрегез бардыр инде?"- дип сорамыйча булдыра алмадым. Һәрберебез дә мондый зур уңышлар ала алмыйбыз бит.
- Артык бернинди серем дә юк. Орлыгын үземнекен хәстәрлим. Март башында «Яблонька», «Апельсин», «Негритенок» кебек сортларны чәчәм. Әле быел яз көнне кулым сынды, шулай да бер кул белән булса да теплицага күчереп утырта алдым. 80 төп булды. Бернинди химик ашлама файдаланмыйм. Кәлшәләргә кычыткан файдаланып ясалган сыекчаны сибәм. Анысын болай ясыйм. Төбеннән кисеп җыелган ике кочак кычытканны 200 литр сыешлы сулы мичкәгә салам. 3 көн төнәткәннән соң файдалана башлыйм. Мондый органик ашлама азот, калий һәм кальций кебек томатка кирәк элементларга бай.
- Теплицадан помидорларны июль башында ук ашый башладык. Балаларга җибәрәм, таныш-белешләремне сыйлыйм. Надежда Петровна бу турыда шул чаклы мавыгып сөйли ки, бу минутларда күзләре әллә ни серле ялкынланып китә. Табигатьне бик ярата икән. Еш кына ире белән Кама елгасына балык тотарга төшә, җәйнең матурлыгы белән хозурлана. "Барысы да янәшәбездә генә бит, ял итәргә еракларга барып йөрисе дә юк", - ди ул.
Табигатькә битараф булмаган кеше мәрхәмәтле була. Ул янәшәдәгеләргә яхшы кәеф, көч бирүче чыганак. Ә кылган гамәлләреннән Надежда Петровна күңеленә бары тик шатлык кына җыя.
Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев