Күпне күргән , күпме кичергән Разыя әби...
Разыя үзе 1918 елда Лаеш районы Саралан авылында гади гаиләдә туа. 7 классны тәмамлап туган авылында эшли башлый.
Разыя Яруллина авылыбызның хөрмәтле кешесе иде. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән.
1941 елларда бер очрашуда Олы Солтан мәктәбе директоры Анна Никитична аны Солтан мәктәбенә эшкә чакыра. Разыя апа бик теләп риза була. Ул башлангыч сыйныф укучыларын укыткан. 1947 елда сугыштан кайткан Вәлиулла Яруллин белән гаилә корып җибәргәннәр. Дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Олы Солтан авылында үрнәк, тырыш гаилә булып гомер кичерделәр.
Сугыш, аннан соңгы авыр елларны Разия апага да татырга туры килгән. Олы Солтан район үзәге итеп оештырыла. Мәктәп бинасының яртысын районның административ бинасы итеп алалар. Ул елларда мәктәптә укучылар саны күзгә күренеп кимегән. Класслар бик кечкенә, укырга мөмкинчелек булмагач, бик сәләтле балалар да укуларын ташлап киткәннәр. Мәктәп укытучылары, укучылары колхоз, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан.
Урып-җыю вакытында көлтә ташу, башак җыю, ындыр табагында эшләү - боларның барысы да алар өлешенә туры килгән.
Разыя апа Яруллина 1941елдан алып 1972 елга кадәр Олы Солтан мәктәбендә белем биргән. Шулай ук мәктәп китапханәсендә дә эшли әле ул. Разыя апаны укучылары бүген дә хөрмәт белән искә алалар. Соңгы көннәренә кадәр Разыя апа улы Илдар, килене Минзифа тәрбиясендә әби, дәү әни булып яшәде. Авылыбызның ак әбиен 2015 елда соңгы юлга бик зурлап озатты солтанлылар.
Рамилә Сөнгатуллина.
Олы Солтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа