Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кояш нуры Шәмсеруй

 Биектау авылы мәдәният йортында Биектау һәм Яңа-Сала авылы китапханәчеләре  тарафыннан әзерләнгән авылдашыбыз Рамзил Гыйлемхановның Нурулла Гариф белән берлектә Шәмсеруй Мәхмүтгәрәй кызы Гыйлемханованың 100 еллыгына багышлап язган «Кояш нуры Шәмсеруй» китабын тәкъдим итү кичәсен авылдашыбыз Шамил Хөсәен улы Гыйләҗиев азан әйтеп, Шәмсеруй апа рухына багышлап Коръән аятьләре уку белән башлап җибәрде.

Сәхнә түренә китапның  авторлары туган авылыбыз тарихын өйрәнүче авылдашыбыз, район газетасы битләрендә тарихи Һәм  публицистик язмалары белән чыгыш ясаучы Рәмзил Хәбибрахман улы Гыйлемхановны (Рәмзил Чулманлы) һәм  бүгенге көндә Яңа Сала авылында яшәп халкына хезмәт итүче якташыбыз, укытучы, тарих фәннәре кандидаты, публицист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Гыйматдин  улы Нурулла Гариф чыктылар.

Алар китапның язылу тарихы белән таныштырып үттеләр.

Биектау авылында Сурый апа дип  күпләрнең исендә калган Шәмсеруй Гыйлемханова Кызыл Йолдыз районы Югары Сон авылында уңган хатын булып танылган Кәшифә һәм авылның урта хәлле крестьяны Мәхмүтгәрәй гаиләсендә, беренче бала булып, 1919 нчы елның 5 нче маенда дөньяга килгән. Гаиләдә энеләре  Солтангәрәй, Самат (яшьли вафат) сеңелләре Шәмсенур, Бибинур, Майшәкәр туалар.  Шәмсеруй авылда колхозлашудан соң ачылган җидееллык мәктәптә белем ала. Яшьтәшләреннән белемнәрне яхшы үзләштерүе, чаялыгы, сәнгатькә гашыйк булуы белән аерылып тора. Шуларны исәпкә алып, аны район үзәгенә бер айлык укытучылар әзерли торган курсларга җибәрәләр. Яңа гына мәктәпне тәмамлаган кыз балага олы юлга фатиха була бу. Укуны уңышлы тәмамлагач, Кызыл Йолдыз районы Колышчы авылына укытучы итеп билгелиләр. Биредә өч ел укыткач тәҗрибә тупларга өлгергән ялкынлы комсомолка Шәмсеруй, хезмәт юлын Түбән Кыерлы авылында дәвам итә.

Кыз беренче мәхәббәтен дә шунда таба. “Яңа юл” колхозы рәисе, чибәрлеге белән дан тоткан Миңнеяз Фәхриев була ул. Ата-ана фатихасын алып, яңа гаилә коралар. Үрнәк гаилә булып, киләчәккә хыяллар корып, кызлары Венера, уллары Марсель бәхете өчен дип, тырыш хезмәт куялар.

Хыялларны челпәрәмә китереп сугыш башлана. Авылларда, шәһәрләрдә сугышка киткән  ир-атлар урынына хатын- кызлар баса. Түбән Кыерлыда да шул хәл була. Авылның “Яңа юл” колхозы рәисе дә сугышка китә. Ул вазифаны тормыш иптәше урынына 22 яшьлек Шәмсеруй үти башлый.

Авыр була  ул елларда. Колхозда бөтен эш хатын-кызлар, карт-коры, яшүсмерләр көче белән башкарыла. Ат һәм сыерлар белән иген кырларын сөрәләр, чәчәләр, уралар, дәүләткә, фронт өчен, икмәк тапшыралар. Әниебез, колхоз рәисе буларак барысы өчен дә җаваплы. Халык ач, төп ризык - бәрәңге, үлән (кычыткан, алабута, ат кузгалагы һ.б) колхозчыга да икмәк табарга кирәк.

1944 нче елның апрель аенда Шәмсеруй апа ике капчык бәрәңге биреп, шуның хисабына Шомбыт спирт заводыннан бер капчык он алып кайтыр юлга чыга. Шомбыт белән Түбән Кыерлы арасындагы урман аша узганда аның белән күңелсез хәл килеп чыга.  Аңа һөҗүм итәләр. Удалый кушаматлы акыллы аты начарлыкны сизенеп, алга ыргыла, аңсыз ханымны Түбән Кыерлыга өйләренә алып кайта. Үсәли хастаханәсеннән  аны самолет белән Казанга озаталар. Озак кына үлем белән көрәшә, табибларның тырышлыгы белән, ике сабые бәхетеннән исән кала.

Хастаханәдән кайтканда аны күңелсез хәбәр көтә. Беренче мәхәббәте, ике баласының атасы Миңнеязның  “хәбәрсез югалды” дигән язу килгән була. Шул хәбәрдән болай да хәлсез, савыгып җитмәгән Шәмсеруй яңадан урынга егыла, атна-ун көн тора алмыйча ята. Кайнанасы Нәфисә аякка басарга ярдәм итә аңа.

1945 елның февралендә аны Кызыл Йолдыз районы Биектау авыл Советы рәисе итеп тәкъдим итәләр. Шул елның азакларында Польшадагы Майданек концлагеренда иренең һәлак булуы турындагы хәбәр килеп ирешә Шәмсеруй апага. Шул хәлләрдән соң Шәмсеруй хезмәттәше Хәбибрахманга  кияүгә чыга. Аларның бер-бер артлы  Флера, Рамзил,  Рафаэль, Лира, Мансур (вафат) атлы балалары туа. Шәмсеруй Биектау мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта.

1953 нче елдан  авыл мәдәният учагын  җитәкли. 1994 елны вафат була.

Кичәгә Шәмсеруй апаның балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчыклары килде.

Аның турындагы истәлекләр белән балалары Югары Сон авылыннан Венера Хәева, Балык Бистәсеннән Рәмзил Гыйлемханов, Лира Федорова, Югары Сон авылыннан икетуганнары Наил Мәхмүтов, Казан шәһәреннән  Илсөяр Муллыева, Фәридә Гатауллина-Ферофонтова, оныклары Руслан Гыйлемханов, Эльвира Денмөхәммәтова бүлештеләр.  Оныгы Руслан Гыйлемханов, оныкчыклары Камилә Гыйләҗиева һәм Әдилә Денмөхәммәтова нәфис сүз һәм җыр белән кичәбезгә ямь өстәделәр.

Кичә бик җанлы үтте. Авылдашларыбыз Зәйтүнә Сафиуллина, Әлфия Бәдертдинова, Шамил Гыйләҗиев Шәмсеруй апа турында җылы хатирәләрен уртаклаштылар. Камил Галимуллин китапка карата үзенең уңай фикерләрен җиткереп, аның авторларына яңадан-яңа иҗат уңышлары теләде.

Авылдашыбыз Рауза Шәрәфиева беренче укытучысы Шәмсеруй апа турында күңелендә уелып калган матур истәлекләрен яңартты. Авылыбызның мәдәни тормышына җан өрүче, шушы өлкәдә армый-талмый хезмәт итүче әлеге шәхеснең хезмәте бәяләп бетергесез. Шул чорда аның яраткан шәкертләре, дәвамчылары Мингали ага Галиев, Рәйсә Зиннәтуллина (Дильмөхәммәтова), Чаллыбаш авылыннан  Әнисә апа Галиуллиналар чыгышларында Шәмсеруй апаны  рәхмәт хисләре белән искә алдылар.

Биектау авылы мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Зөмәрә Хәбибуллина үзе иҗат иткән «Әниемә» дип аталган шигырен укыды.

Соңыннан, шушы көннәрдә генә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Шәмсеруй апаның кияве, үзенең хезмәт юлын Биектау авылында төрле җитәкче эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан Николай Иванович Федоровка Балык Бистәсе муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләге тапшырылды.

 

“Ни чәчсәң шуны урырсың” дип бабаларыбыз дөрес әйткәннәр. Шәмсеруй апа белән Хәбибрахман абыйның рухлары сөенә торгандыр, минемчә. Балаларына югары  белем һәм тәрбия биреп олы юлга чыгарганнар. Шәмсеруй апаның нәселен бугенге көндә оныклары, оныкчыклары дәвам итә.

Бу китапның дөнья күрүе күпләребезгә үрнәк. Авылыбыз тарихында әниләр турында язылган бердәнбер китап. Язмыш кырыс җилләрен каршы истереп торса да, аларның гомер юлын сынмый, сыгылмыйча узулары тарихларда укып ятларлык дастанга тиң.

                                 

 Гөлсинә Сәлахиева, Гөлнур Галимова,

китапханәчеләр.

фото  

w-dog.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса