Котлы Бөкәш мәктәбендә татарча көрәше бәйгесе узды
Тормышыбызда иң кадерле нәрсә – сәламәтлек. Шуңа да саулыкны кечкенәдән кайгыртырга кирәк.
Балык Бистәсе районы мөхтәсибәте һәм Тәберде Чаллысы авылының "Әхмәтхан хаҗи" мәчете мәхәлләсе мөгаллиме Раил хәзрәт Фәйзрахманов, мәктәп белән бергәлектә, 10 февраль көнне Котлы Бөкәш мәктәбендә татарча көрәше бәйгесе уздырды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәктер, Раил хәзрәт бу бәйгене өченче ел рәттән оештыра. Ул хәбәр иткәнчә, бәйгедә 25, 30, 35, 40, 45, 50, 55, 60 кг.га кадәр һәм 60 кг.нан авыррак егетләр бил алышты. Бәйге башланыр алдыннан сүз алган җитәкчеләребез барлык катнашучыларга исәнлек-саулык, укуларында һәм киләчәк тормышларында зур уңышларга ирешүләрен, бәйгедә имгәнмичә, гаделлек белән ярышуларын теләделәр. Иң элек бәйгене район күләмендә генә узар дигән булсак, ярышта Балык Бистәсе, Лаеш, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Арча районыннан 105 яшь спортчы бил алышты. Шунысы күңелле, ахырдан җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Ничек катнашмыйсың, бәйгенең бүләкләре шәп бит, кызыгып катнашырсың.
Менә, ниһаять, ярыш башланып китте. Бәйге кызганнан-кыза барды. Җанатарларыбыз үзләренең дуслары өчен янып-көеп үзләре ярышкандай хис итеп утырдылар. Ярыш үзенекен итте дигәндәй, урыннар да үз җиңүчеләрен тапты. Жюри әгъзалары киңәшкәннән соң түбәндәге нәтиҗәләр килеп чыкты.
Беренче урынны яулаган көрәшчеләргә – термопот, икенче урында калучыларга – мультиварка һәм өченче урынны яулаган икешәр көрәшчегә электр чәйниге бүләк ителде. Бәйгедә өч велосипед та уйнатылды: беренчесе 25, 30, 35 килограммлылар арасында, икенчесе 40, 45, 50 кг. арасында һәм 55, 60 кг.га кадәр һәм 60 килограммнан авыррак егетләр арасында. Бүләкләрнең беренчесе Лаештан Ризат Сабировка, икенчесе Теләчедән Азат Мусинга, өченчесе Мамадыштан Әмир Гайфетдиновка эләкте.
Спорт белән даими шөгыльләнү мәктәбебездә күпчелек укучылар өчен нормага әверелде һәм бу аларның сәламәтлеген саклауга уңай йогынты ясый. Шушындый саваплы чара оештырганы өчен Тәберде Чаллысы мәчете мөгаллиме Раил хәзрәт Фәйзрахмановка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Эшендә зур уңышлар телибез. Мондый чаралар дәвамлы булсын иде, дигән өметтә калабыз.
Рузидә Гатауллина.
Котлы Бөкәш мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа