Котлы Бөкәш мәктәбендә Пионер көнен билгеләп үттеләр
19 май - үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасының туган көне. “Без ел саен Котлы Бөкәш мәктәбе укучылары белән табигатькә походка чыга идек.
Учаклар тергезеп, чәйләр эчеп күңелле уздырдык. Әмма быел көн бик эссе булганлыктан Пионер көнен мәктәп залында күргәзмәләр оештырып үткәрдек. Барабан кагу, быргы кычкырту, “Һәрвакыт әзер” девизы буенча пионер җырларын җырлау - пионер көненең төп чаралары.
Болар хакында киләчәк буын да белергә, онытмаска тиеш дип уйлыйм мин. Безнең әби-бабайларыбыз да, әти-әниләребез дә пионер, комсомол сафларында булганнар. Пионер - беренче дигән сүз. Яңа җирләргә беренче булып аяк баскан шунда төпләнеп калган кешеләрне пионер дип атаганнар. Пионерлар - билгесезлеккә юл салучылар, курку белми алдан баручылар. Ул элек-электән яшь буынны тәрбияләүнең мөһим чарасы булып торды.
Хәзер бу эшне яшь варислар дәвам итә. Аның исеме үзгәрсә дә җисеме үзгәрми. 19 май – ул пионер оешмасының туган көне булып күңелдә калган, - дигән хәбәрен җиткерде безгә Котлы Бөкәш мәктәбенең педагог-оештыручысы Рузидә Гатауллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia