Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котлы Бөкәш мәктәбендә өлкәннәр, укытучылар һәм остазлар елына карата бик зур бәйрәм оештырылды

Һәрберебезгә мәгълүм булганча, октябрь аенда ике олы бәйрәм – 1 нче октябрьдә өлкәннәр көне билгеләп үтелсә, 5 октябрьдә укытучылар көне билгеләп үтелә.

 Шул уңайдан 2 нче октябрь көнне мәктәбебездә өлкәннәр, укытучылар һәм остазлар елына карата бик зур бәйрәм оештырылды. Агымдагы елның Президентыбыз В.В.Путин тарафыннан укытучы һәм остаз елы дип игълан ителүе укытучы һөнәренең дәрәҗәсен арттыру һәм шушы һөнәргә күбрәк яшьләрне җәлеп итү максатын күз уңында тота. Бәйрәмебездә лаеклы ялда булган ветеран укытучылар, өлкән укытучыларыбыз, шулай ук мәктәбебезнең өлкән буын хезмәткәрләре катнаштылар. Ак яулыклы гүзәл ханымнар, түбәтәйле бабайлар йөзеннән сафлык, изгелек нурлары бөркелә сыман. Аларның балачагын, яшьлеген сугыш тартып алган. Заманалар авыр булуга карамастан мәктәпләрдә укулар дәвам иткән. Укытучылар да, техник хезмәткәрләр дә алны-ялны белмичә эшләгәннәр. Ул вакытта хәзерге кебек электр пычкылары булмаган, бүлмәләр газ белән җылытылмаган, кул пычкылары белән утын кискәннәр. Ул гына түгел, балалар килгәнче дип мәктәп бүлмәләрен утын ягып җылытып куйганнар, пешекче апаларыбыз балаларны тәмле ризыклар белән сыйлаганнар. Күңел җылысын әнә шулай укучыларга да өләшкән алар.

 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Рузидә Гатауллина.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса