Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котлы Бөкәш авыл мәктәбендә Тәлгат Галиуллин белән очрашу булды

Адәм баласының гомере тоташ очрашулардан, күрешүләрдән торадыр. Иң кадерлеләрен күңелең түренә үк уздырасың. Алары инде мәңге онытылмас булып хәтер төпкеленә уела.

 Шушы көннәрдә мәктәбебезгә язучы, шагыйрәләрне кунакка дәшеп, матур кичә үткәрү дә шундый истәлекле очрашуларның берсе булды. Без аны Гаилә елы кысаларында, Халыкара туган тел көненә атап уздырдык.
Татарстанның Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, “Почет билгесе», «Дуслык»   орденнары иясе Тәлгат Нәбиулла улы Галиуллин, аның янәшәсендәге якташларыбыз, танылган шагыйрә, публицист, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, күп санлы китаплар авторы  Фәүзия Солтан (Фәүзия Сәйфетдин кызы Галиуллина-Шиһапова) һәм шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” иясе Рәсимә Әхмәтзакир кызы Гарифуллина – районга, республикага танылулы шәхесләр. Шуңа да аларның безгә килүе үзе бер бәйрәмгә әверелде. 
Укучыларыбыз әлеге шәхесләрнең иҗат юлы белән яхшы танышлар. Кичә дәвамында шагыйрәләрнең шигырьләре яңгырады, җырлары башкарылды. Ә менә тормыш юлы һәм аларның иҗатка ничек килүләре турында алар үзләре сөйләде.  
Тәлгать Нәбиевичның 33 яшьтә Алабуга педагогия институтында ректор буларак куйган гаять зур хезмәте, шунда ук докторлык диссертациясе яклап  профессор дәрәҗәсен алуы, 1988 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге нигезендә татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын оештырудагы эшчәнлеге бәяләп бетергесез. Ул бик күп укытучыларга тәҗрибәле остаз. Аның укучысы – район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйковның кичәдә Тәлгать Галиуллинга әйтер сүзләре, рәхмәтләре күп булды. Һәр чыгыш залдагы тамашачының көчле алкышларына күмелде.

 

Дәвамын " Авыл  офыклары" газетасы битләрендә .

Автор Әнисә Гайсина,
Котлы Бөкәш мәктәбенең милли мәгариф буенча директор урынбасары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса