Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Котлы Бөкәш укучылары макулатура тапшырды

Котлы Бөкәш мәктәбендә "Макулатура тапшыр – агачны коткар!" –дип исемләнгән Экомарафон узды.

Укучылар өйләрендә җыелган кәгазь калдыкларын бик теләп тапшырдылар. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, иске кәгазь каталоглар, күптән укылган матбугат басмалары хәйран күп булып чыкты. Бу юлы без уйлаганнан да артык кәгазь тупланды. Нәтиҗәдә 2 тонна 326 килограмм күләмендә икенчел кәгазь чималы җыеп алынды.

Укучылар җыелган һәр килограммның агач гомерен саклап калганын, кәгазь эшләүдә җиңеллек тудырганын аңлап эш итәләр. Макулатура тапшырып, күпме агачны киселүдән саклап калабыз.

Димәк, табигатькә дә никадәр файда китерәбез! Макулатура җыю эшен киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса