Котлы Бөкәш авылыннан Задиннар авылдашларын ничек сөендергән?
Котлы Бөкәш Мәктәп урамында яшәүчеләр Яңа елны бик күңелле каршы алдылар.
Бу урамда киң, жор кунелле кешеләр яши икән! Алар үзләренең көче белән менә дигән бәйрәм оештырдылар.
Бәйрәмгә искиткеч зәвыклы сыннар, утлар белән бизәлгән 20 метрлы чыршының очына хәттә янып торучы йолдыз куйганнар.
Самоварда кайнап торган мәтрүшкәле чәй, табада каз маенда пешеп торган коймак, жыр-бию,төрле уеннар үзенә дәшә. Менә ичмасам бәйрәм! Ә бит бу чараны үткәрергә бернинди спонсор да кирәк түгел. Чөнки урам халкы бердәм, күндәм. Арада иң өлкәне Агмал абый Юнусов. Ана 80 яшь кенә икән әле. Ә узе жор, киң күңелле, шаян, хәттә йолдызны чыршы очына үзе куйган.
Оештручы гаилә Рафис белән Миләүшә Задиннар. Миләүшәнең пешергән коймагы әйтеп бетергесез тәмле.
Ә сыннарга килсәк, шушы урамның абруйлы остазы Илгизәр Хисамов ясаган. Дөресен әйткәндә, башкалар көнләшерлек итеп яшиләр. Рәхмәт аларга, исән-имин булсыннар.
Гөлсинә Низамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа