Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Котлы Бөкәш авылыннан Гөлия Мөхәрләмова 1 нче урын яулап кайтты

Узган атнада «ТАТМЕДИА»ның конференц-залында “Тәртип” радиосы үткәргән “Үз илемдә – үз көем” конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.

Халкыбызның элеккеге, онытылып бара торган җырларын барлауны максат итеп куйган әлеге җыр бәйгесендә райондашыбыз Котлы Бөкәш авылыннан Гөлия Мөхәрләмова да катнашты һәм 1 нче урынны яулады. Йөздән артык үзешчән җырчы катнашындагы конкурска мәртәбәле жюри әгъзалары бәя биргән. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын “ТАТМЕДИА”ның генераль директоры Шамил Садыйков тәбрикләү сүзләре белән ачып җибәргән, ихлас рәхмәтен җиткергән. Без дә, үз чиратыбызда, Гөлияне зур җиңүе белән котлыйбыз, иҗат уңышлары, бәхет-шатлыклар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса