Котлы Бөкәш авыл халкы ике сөенечле вакыйганы кабул итте
Республика көне алдыннан Котлы Бөкәш авыл халкы ике сөенечле вакыйганы кабул итте.
Биредә капиталь ремонттан соң “Дуслык”балалар бакчасы һәм табиблык амбулаториясе ачылды.

Ачылу тантанасында район башлыгы Илдар Таҗетдинов, район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Динар Гаязов катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
1988 елда төзелгән ике катлы “Дуслык” балалар бакчасы капиталь ремонттан соң бөтенләй яңа төс алган. Биредә яшь ярымнан алып җиде яшькәчә булган 43 бала тәрбияләнә. Моңа кадәр бакча хезмәткәрләре ел саен җәйге каникул вакытында бүлмәләрне буяп, вак төзекләндерү эшләрен башкарып килсәләр, бу юлы бакча тышкы яктан ук балкып, тирә-юньгә ямь биреп тора.
Котлы Бөкәш табиблык амбулаториясенә ремонт 2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ программасы чикләрендә башкарылды.
Объектның яңарышына биредә хезмәт куючы, табиблар, медицина хезмәткәрләре дә генә түгел, авыл халкы да бик рәхмәтле калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia