Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котлы Бөкәш авыл җирлегендә ару-талуны белмичә почтальоннар эшли

 Котлы Бөкәш авыл җирлегендә ару-талуны белмичә, күп еллар дәвамында үз эшенә тугры калып, хезмәтен яратып башкаручы почтальоннар эшли.

 Котлы Бөкәш  почта элемтәсе бүлеге районда иң эреләрдән санала. Анда 12 кеше хезмәт куя. Лилия Зөлмиева  аның белән җиде ел җитәкчелек итә. Әлеге бүлек Бикчурай Чаллысы,  Югары һәм Зур Мәшләк, Мам. Каз. Чаллы, Тәберде Чаллысы, Сатлыган, Биектау авылларына хезмәт күрсәтә.

  - Котлы Бөкәш  элемтә бүлегендә 140 кеше район газетасын яздыра. Барлык почтальоннар товарлар сату буенча үзләренә җиткерелгән планнарны  арттырып үтиләр,- диде Лилия Зөлмиева бүлекчә хезмәткәрләрен мактап.

 

“Мине  көтеп

алалар”

Мам.Каз.Чаллы авылыннан Резидә апа Мөбәрәкшина почта элемтәсендә озак еллар эшләүчеләрнең берсе. 1968 елдан алып аларның династиясеннән апасы, аннан әнисе әлеге өлкәдә хезмәт куйган. 1976 елдан бирле Резидә апа да хат ташучы хезмәтендә. Эшен бик яратып башкара, авыл халкы да хөрмәт итә аны. “Мине  көтеп алалар. Үзем дә кеше белән аралашырга яратам. Шулай булмаса, озак еллар хат ташучы булып эшли алмаган булыр идем”, - ди ул.  “Авыл офыклары” газетасын даими укучылар, әбүначеләр бар аның участогында.  Араларында яшьләр дә шактый икән. “Шәфигулла Сафин газетаны чыга башлаганнан бирле яздырып ала дисәм дә ялгыш булмас. Мәктәп укытучылары, балалар бакчасы тәрбиячеләре дә язылмый калмыйлар. Яшьләр арасыннан Мөнирә Галиуллина, Гөлнар Зиннәтованы әйтеп үтәсем килә. Үзем мин район яңалыкларын укырга яратам. Газетадан, сайттан да бер карап чыгам. Мин генә түгел, башкалар да яңалыклар белән кызыксына. Күпләп газета-журналларга язылучыларым да байтак. Тәнзилә Хуҗаханова алты төрле басма алдыра. 3-4 кә язылучылар арасында Фәния Гыймадиева, Резедә Имаевалар бар”,-ди Резидә апа.

“Авыл халкына рәхмәтлебез”  

Почтальон хәзерге вакытта универсал. Үзенең почта хезмәтен башкарудан тыш та аның эше күпкырлы әле. Ул коммуналь түләү квитанцияләре, пенсия, субсидия акчаларын тарата, газета һәм журналларга яздыра. Хәтта, заказлар нигезендә көнкүреш кирәк-яракларын алап барып сата. “Авыл халкына бик рәхмәтлебез. Ачык йөз белән каршы алалар. Бигрәк тә өлкәннәребез көтеп ала. Аларга сәламәтлекләрен бирсен Ходай”, - диләр Биектау авылы почтальоннары Рузалия Гайфетдинова һәм Рәзинә Әхмәтҗанова.  Бөкәштә 7 ел хат ташучы булып эшләүче Фәйрүзә Саперова  участогында 12 төрдә газет-журналлар алучылар да бар икән. Алар арасыннан  Наил Шакиров, Ләмига Мөхәрләмоваларны атап үтте ул. “Минем участокта барлыгы 300 дән артык газетаа-журналлар алалар. Күп еллардан район газетасына язылучы Мисбах Илдархановны әйтеп үтәсем килә. 24 кеше “Авыл офыклары” район газетасын яздырып ала. Гариф Гаянов, Раилә Гыйбадуллина, Нурислам Әхмәтханов, Рәйсәлә Әхмәтшина, Венера Минһаҗетдинова, Альфред Галимов, Госман Әгъзамовлар  5-6 төрле газет-журналга язылалар”, - диде ул.       Гөлсинә Фәхразиева да почтальон булып күптән түгел генә эшли башлаган. Коллективта аны тиз арада үз итәләр. “Без бик тату эшлибез. Бер-беребезгә һәрвакытта ярдәм итәргә әзербез”,-диләр хезмәткәрләр. Гөлсинә апа 4-6 газета-журналларга язылучыларны да атап үтте. Араларында Хәтимә Габҗәлилова, Нурсәнә Гатауллина, Нәкыйп Сәләхиевлар бар.

“Бер кулымда – газета, икенчесендә  товар”

Котлы Бөкәштән Гыйния Әхмәтҗанова 33 ел почтальон булып эшли.

- Мин Бикчурай Чаллысы һәм  Сатлыган авылларына хезмәт күрсәтәм. Бер чорда “Спартак” фабрикасы филиалында һәм ярты ставкада почтальон булып эшләдем. Филиал ябылгач тулы ставкага эшли башладым. Участоктагы һәрбер кеше минем якыным кебек,- ди ул.

Оператор Лилия Гыймадиева, хат ташучы Кәүсәрия  Кәримова  биредә 15 ел хезмәт куялар.

-Минем участок зур. Тәб. Чаллы авылында район газетасын даими рәвештә яздыралар. Минем әбүнәчеләр 50-60 яшендәге кешеләр. Эшләү дәверемдә алардан бер генә начар сүз дә ишеткәнем булмады. Бер кулымда товар, икенче кулымда газета. Шулай йорттан-йортка йөреп газета-журналлар таратабыз, товар сатабыз. Безне юл уңаенда утыртып эшкә алып баручы барлык авылдашларга рәхмәтлебез, - ди ул.

Почта бүлеге җитәкчесе биредә 13 ел хезмәт куючы Әлфия Ханова, күптән түгел эш башлаган Ирина Рәхимова, Рафыйк Зиннәтуллиннар турында мактау сүзләре генә әйтте.

Мондый уңганнар булганда  район почта элемтәсе үзәге  үзенең эшен дәвам итәр, алга таба да унышларга ирешер.

 

Һәркемнең бурычы!

«Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәкара иҗтимагый кабул итү урынында партиянең волонтер үзәге эшли. Үзәктә шулай ук бердәмроссиялеләр тарафдарлары һәм “Бердәм Россиянең яшь гвардиясе» активистлары да бар.

Партия волонтерлар үзәге «кайнар линия»се телефоны бүген Татарстанның һәр районында эшли. Балык Бистәсе волонтерлары шушы көннәрдә район үзәгендә яшәүче Сания Галиевага ярдәмгә килгәннәр.

«Безне онытмаганыгыз өчен рәхмәт», – диде Сания Хуҗаҗан кызы.

- Өлкәннәргә булышу һәркемнең бурычы. Волонтерлар арасында “Яшь гвардияче”ләр, партиянең җирле бүлек вәкилләре бар, - ди «Бердәм Россия» партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлек сәркатибе Айнур Мингарипов.

     Диана Фатыйхова.

фото от автора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса