Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Коррупциянең тамырлары тирәндә ята

 Коррупция - җәмәгать мөнәсәбәтләре системасында иң борынгы күренешләрнең берсе. 

Тарихи процесс барышында бу күренеш сәяси һәм икътисади тәртипләр катлаулануга бәйле рәвештә даими  үзгәрә, трансформацияләнә, аның яңа формалары барлыкка килә.

Ришвәтчелек XIII гасыр рус елъязмаларында телгә алына. Россиядә коррупцион эшчәнлекне  закон нигезендә беренче чикләүләр Иван III патшалык иткән чорда кабул ителә. Аның оныгы Иван IV (Грозный) аеруча күп ришвәт алучыларга карата үлем җәзасы да кертә.

 Петр I заманында Россиядә коррупция киң колач җәя, патша аңа каршы көрәшне дә кискенләштерә. Себер губернаторы Гагарин күп елга сузылган тикшерүләрдән соң , коррупциядә гаепләнеп үлем җәзасына хөкем ителә. Өч елдан соң аны фаш иткән обер-фискал Нестеров үзе дә ришвәт алганы өчен җәзалап үтерелә.

Романовлар династиясе патшалык иткән чорда коррупция зур түрәләр һәм вак дәүләт хезмәткәрләре керемендә зур урын алып тора. Мәслән, Елизавета канцлеры Бестужев-Рюмин Россия империясенә хезмәт иткән өчен елына  7 мең сум алса, британия коронасы белән “хезмәттәшлеге” өчен 12 мең сум акча ала.

1917 елның октябрендә дәүләт төзелеше һәм идарә итү формасы алышынгач та коррупция беркая да китми. Аңа каршы көрәш тә дәвам итә. РСФСР халык комиссарлары советының  “Ришвәтчелек турында”гы декреты нигезендә ришвәт алган өчен җинаять җаваплылыгы (5 елдан да ким булмаган срокка иректән мәхрүм итү, шул ук срокка мәҗбүри эшләргә тарту) кертелә. Алга таба ришвәтчелек өчен җаваплылык РСФСР Җинаятьләр кодексы нигезендә билгеләнә. Бу законнарда ришвәт алган, биргән, арадашчы булган өчен җаваплылык каралган.

Совет властеның коррупция белән көрәш тарихы аерым үзенчәлекләр белән характерлана.

Беренчедән, төшенчә буларак та, күренеш буларак та коррупция рәсми норматив документларда да , практик эшчәнлектә дә телгә алынмый. Аның урынына  “ришвәтчелек”,  “хезмәт урыныннан явызларча файдалану” кебек терминнар кулланыла.

Икенчедән, бу күренешнең барлыкка килү сәбәпләрен буржуаз җәмгыятькә хас шартларга бәйлиләр. Мәсәлән, КПСС Үзәк Комитетының “Ришвәтчелек һәм халык байлыгын урлауга каршы көрәшне көчәйтү турында”гы ябык хатында ришвәтчелек “эксплуататорлык җәмгыять шартларында туган социаль күренеш». Октябрь революциясе ришвәтчелекнең төп сәбәпләрен ликвидацияләде, ә совет административ-идарә аппараты - яңа типтагы аппарат диелгән.

Коррупция интернациональ проблема. Ул сәяси төзелешләренә, сәяси үсеш дәрәҗәләренә бәйсез рәвештә барлык илләргә хас, бары тик таралу масштаблары белән генә аерыла.

Бөтендөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, коррупцияне тулысынча бетереп булмый инде. Әмма нәтиҗәле тәэсир итү, каршы тору чаралары ярдәмендә аның дәрәҗәсен  берникадәр киметергә мөмкин. Коррупциягә каршы көрәштә сәяси, хокукый, икътисадый, социаль ысуллар файдаланыла. Россия җәмгыятендә коррупциягә мөнәсәбәт шактый каршылыклы. Проблема шунда ки, коррупциянең бөтен куркынычын аңлауга карамастан, җәмгыятьнең шактый өлеше ришвәтне үз проблемаларын хәл итүнең бердәнбер ысулы дип саный. Моннан тыш, безнең ил җәмгыяте үсеше дәвамында начар тормыш шартларына җайлашты. Әлеге адаптациянең үзенчәлеге - үз хокуклары өчен көрәшү түгел, ә хакимият тарафыннан көчләп тагылган теләсә нинди кагыйдәләргә җайлашырга омтылу.

 Халыкара һәм милли тәҗрибә күрсәткәнчә, коррупциягә төрле юнәлешләрдә аерым, фрагментар чараларны гамәлгә ашыру юлы белән каршы тору мөмкин түгел. Аның дәрәҗәсен төп юнәлешләрдә эзлекле чараларның бердәм системасын гамәлгә ашырып кына киметергә мөмкин. Күп кенә проблемалар артык бәйле. Кискенлекләре кимеми торган проблемаларны хәл итүдә комплекслы якын килү генә кирәк.

 Россия Федерациясендә 2003 елда коррупциягә каршы көрәш буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет төзелде, аның төп бурычы-коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү.

2008 елда «Коррупциягә каршы тору турында» закон кабул ителде.

Татарстанда 2005 елдан бирле коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе эшли. 2006 елда «Коррупциягә каршы тору турында» Закон һәм коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә федераль һәм региональ законнарны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән башка норматив хокукый актлар кабул ителде. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты аппараты структурасында коррупциягә каршы эшчәнлекне оештыру вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итү өчен махсус дәүләт органы - коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе төзелде.

Коррупциягә каршы дүрт программа кабул ителде (2006-2008 һәм 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча республика программалары, 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы, «2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасының «2014 елга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру»  ярдәмче программасы).

Әлеге программаларны гамәлгә ашыру барышында Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте башкарма органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы эшчәнлекне координацияләү системасы төзелде. Хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә коррупциягә каршы тору буенча комиссияләр (Советлар) рәвешендә Координация органнары булдырылды; коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы затлар билгеләнде; дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссияләр төзелде; муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча башлыкларның ярдәмчеләре билгеләнде; санап кителгән һәр профилактика субъекты кураторлык итә торган мәсьәләләр  билгеләнде.

 

 Язманы газетага район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Хәлил Аслямов әзерләде.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса