Корноуховода янә премьера
Урыны-урыны белән рәхәтләнеп көлеп, шул ук вакытта яшьтән мөлдерәп тулып торган күзләрегезне йомарга куркып, бүгенге җәмгыятьтә барган вәзгыятьне йөрәгегез аша кичереп, яшәеш, тормыш-көнкүреш турында уйланганыгыз бар идеме сезнең?
11 нче май көнне Корноухово мәдәният йортында булып узган тамашаны карарга килгән һәркем нәкъ тә менә шундый хисләр кичереп утыргандыр.
Бу көнне Корноухово авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Сәйлән” театр сәнгатен сөючеләр клубына йөрүче үзешчәннәр Мөнирә Сафина әсәре буенча сәхнәләштергән “Югалган хатлар” спектакленең премьерасын тәкъдим итте.
Ишеп-ишеп яуган яңгырга карамастан, зал тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләгән хатын-кызлар, балалар истәлегенә багышланган, шул дәһшәтле елларның ачысын геройлар язмышы аша ачып салган спектаклебезне халык тын да алмый карап утырды.
Кызу канлы булып, турысын әйтергә яратучы хат ташучы Камәр (Гүзәл Хәбибуллина), үзенең әмерләре белән кайчак хатын-кызларга ял бирергә дә онытып җибәрүче бригадир Наҗия (Рәмзия Сатдинова), тыйнак, сабыр авыл хатыны Хөмәйрә (Гүзәлия Бәдретдинова), эшкә тырыш, кыю йөрәкле сугышка китми калган телсез егет Зәйди (Айнур Хәмидуллин), хатыннар белән беррәттән эшләргә ашкынып торучы яшүсмер егет Искәндәр (Гадел Хәбибуллин), үзенең акыллы киңәшләре белән хатыннарны бер учта тотып торучы авыл карчыгы Җәмиләттәй (Резедә Хәсәнова), спектаклебезне кульминациясенә алып барып җиткергән музей хезмәткәре (Гөлсинә Хәмидуллина). Барлык рольләрне дә җиренә җиткереп башкарды авылыбыз үзешчәннәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа