Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Корноухово мәктәбе музее экспонатларга бай

Чирмешән авылы кешеләре белән очрашуны Корноухово авылы мәктәбендәге музейдан башларга булдык.

Күп еллардан бирле эшләүче әлеге туган як музее  бүген дә укучыларның һәм авыл кешеләренең яраткан урыннарына әверелгән дисәк, һич тә арттыру булмас. Биредә җәй айларында да   кеше өзелеп тормый. Әлеге музей җитәкчесе Гүзәлия Гарипова без килгәндә мәктәп яны лагерында ял итүче балаларга мондагы экспонатлар турында сөйләп таныштырган гына иде әле. Аның әйтүенә караганда биредә бүген 500 дән артык документ тупланган. Ә арада иң кадерлесе Корноухова җирле үзидарәсенең 2006 елның 31 июлендә имзаланган карары. Анда районыбызның данлыклы журналисты Ислам Ильяс улы Ильясовның туган авылында балалык елларында уйнап йөрергә яраткан бер урамына аның исеме кушылуы хакында хәбәр ителә. Шулай итеп барыннан да бигрәк музейга килүчеләр аның кебек күренекле шәхесләр, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм орденлы хезмәт ветераннары белән бик теләп кызыксыналар. Без дә бирегә керү юлында укучы кыз баланың үз якташлары, күрше Чирмешән авылында туып үскән районыбызның күренекле каләм иясе Ислам абый Ильясов турындагы язмалар белән танышуын күреп аның турында сораштырдык.

Мөгаллимә Гүзәлия апасы безгә аны, бу безнең уку алдынгысы Дилә Бикметова  була  дип  таныштырды. Аннары бу кыз баланың татар әдәбияты фәнен яратуы һәм аның белән бик тирәнтен кызыксынулары хакында да ишеттек. Быел әле ул Бөтенрәсәй конкурсында катнашып анда бөек татар әдипләре язмаларын бик яхшы белүе нәтиҗәсендә беренче урынны алып кайткан икән. Әллә шуңа инде бу  кыз бала күңелендә  Ислам абыйсының документлары, бай экспонатлар зур кызыксыну уяткан. Ул кулындагы республика газетасының элеккеге саргая башлаган бер санында районыбыз һәм республиканың күренекле журналисты турында язылган күләмле язманы укып таныша иде. Ә кем белә, бәлки әле үзе дә киләчәктә якташы Ислам абыйсы кебек күренекле каләм иясе булып китәр. Укытучы Гүзәлия апасы әйткәндәй, бүгенге буын укучылар элеккеге чорлардагы кебек хәзер бер-берсе белән узышып район газетасы битләрендә мәкаләләр бастырырга бик атлыгып тормыйлар. Алар күп нәрсәләр хәзер социаль челтәрләрдә бар, дип канәгатьләнәләр. Аларның күбесе инде бүген үзләренә киләчәк һөнәр серләрен үзлегеннән тирәнтен өйрәнеп, аңа алдан киләчәк тормышта үкенечкә калмас мөстәкыйль рәвештә хәстәрлек күрергә яраталар. Корноухово мәктәбе музеендагы бай экспонатлар белән танышып без дә аннан әнә шундый фикерләр белән чыктык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса