Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корноухово мәдәният йортында «Чын күңелдән» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды

Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда.

  Чыннан да шулай!

  8 нче март ул гади бәйрәм генә түгел, ә гүзәл затларның матур котлаулар, затлы бүләкләр кабул итә торган көне дә. Кечкенә генә бүләк яисә назлы караш, якыннарының игътибары без – хатын-кызларны бәхетле итәргә сәләтле.


     Бу көнне Корноухово мәдәният йортында булып узган "Чын күңелдән" дип исемләнгән бәйрәм концерты иң күркәм вакыйгаларның берсе булгандыр, мөгаен. Һәрхәлдә без - оештыручылар шундый өметтә.

Бар көчебезне куеп әзерләгән концертыбыз залда утырган һәркемгә бәйрәм рухы, яхшы кәеф һәм шатлык хисләре бирмичә калмагандыр.
     Корноухово мәдәният йортында эшләп килүче "Муза", "Сәйлән", "Рябинушка" коллективы әгьзаларының күңелләрне айкап алырлык шигырьләре, көлкеле скетчлары, моңлы җырлары, дәртле биюләре тамашачыларның күңеленә юл тапкандыр, дип ышанасы килә. Олы Елга авылыннан килгән үзешчән артистларыбызның чыгышлары концертыбызга ямь өстенә ямь өстәде.


    Тамашачылар һәрбер чыгышны көчле алкышларга күмеп, җылы каршы алдылар. Корноухово авыл җирлеге башлыгы Григор Гумашян залда утырган һәрбер гүзәл затка ихлас теләкләрен җиткерде.


   Концерт гүзәл затларга карата мәхәббәт хисе белән сугарылган иде. Һәрбер чыгышыбыз аша хатын-кызның Бөеклегенә дан җырланды.


     Концертта катнашырга ихластан теләк белдергән, аны оештыруда үз өлешен кертеп, тамашачыларны күңелле чыгышлары белән сөендергән артистларыбызга, әлеге бәйрәм кичен безнең белән бер дулкында үткәргән тугры тамашачыларыбызның һәрберсенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
   Барыгызга да саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, тыныч күк йөзе теләп, исәнлектә очрашулар көтеп калабыз.

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Корноухово авылы мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса