Корноухово авылында яңа ФАП ачылды
Районыбыз биләмәсендә социаль-мәдәни учреждениеләр төзү һәм яңарту эшләренең елның-елында киң масштабта дәвам итүе сөенечле хәл.
Бигрәк тә авылларда яңа, матур, җылы фельдшер-акушерлык пунктлары төзелүе халык өчен зур шатлык. Әлеге күркәм программа эшли башлаганнан бирле инде районыбыз биләмәсендә дистәдән артык заманча итеп эшләнгән яңа медицина пунктлары калкып чыкты. Алар бүгенгесе көнне авыл халкына моңарчы хыяллана да алмаган дәрәҗәдә, бер дигән итеп хезмәт күрсәтәләр, фельдшерларыбыз халык сәламәтлеге сагында уяу торалар.
Узган ел ахырында үткән мондый истәлекле тантана Корноухово авылы кешеләре күңелендә дә озак сакланыр. Биредә авыл халкының көтеп алган олы сөенечләре белән уртаклашып, районыбыз башлыгы Радик Ислямов узып бара торган елга кыскача гына йомгак ясап, районыбыз биләмәсендә 2023 елда икенче фельдшерлык пункты ачылу белән ихлас күңеленнән барлык авыл кешеләрен тәбрик итте. Райондашларыбыз өчен киләчәктә дә мондый күңелле вакыйгаларның дәвамлы булачагын белдерде.
Әлеге истәлекле тантана барышында бик күп җылы тәбрикләү сүзләре яңгырады.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа