Корноухово мәктәбе укучылары конкурста катнашып кайттылар
Бу конкурс Россия Президенты һәм Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министры игълан иткән волонтерлар, куркынычсызлык тәртиплелеге елы кысаларында үтә.
Корноухово мәктәбе укучылары “Бөтенрәсәй ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыяте” гомумрәсәй иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы баш идарәсе белән берлектә үткәрелүче “Тынычлык безнең кулларда” (“Мир в наших руках”) һәм “Янмаучы куак” (“Неопалимая Купина”) Бөтенрәсәй балалар һәм яшүсмерләр конкурсының янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә фәнни-практик тикшерүләр буенча республика турында катнаштылар.
Бу конкурс Россия Президенты һәм Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министры игълан иткән волонтерлар, куркынычсызлык тәртиплелеге елы кысаларында үтә. Ул үсеп килүче яшь буында янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә уңай фикер тудыру максатында башкарыла.
С. Молгачева һәм А. Хәмидуллин (җитәкчеләре Л. Калмыкова) әзерләгән “Ирекле янгын сүндерүчеләр булган ветераннар һәм атказанган хезмәткәрләр” проекты икенче урынга лаек булды.
Балалар “Авыл офыклары” газетасында дөнья күргән язмалар, М. Трофимова китабы, янгын сүндерү часте хезмәткәрләренең истәлекләренә нигезләнеп, үз хезмәтләрендә янгын сүндерү хезмәте ветераны, Эчке эшләр министрлыгы подполковнигы Анатолий Тугулев турында ирештергәннәр.
С. Гумашян (җитәкчесе Г. Бәдретдинова) “Техник иҗат төрләре” номинациясендә өченче урынга лаек булды.
Конкурс призерларына Почет грамотасын һәм истәлекле бүләкләрне Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара дәүләт күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Алексей Гречанюк тапшырды.
Светлана Шәйхелисламова,
мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа