Корноухово мәдәният йортында өлкәннәребезгә багышланган “Көзге гөлләмә” дип исемләнгән кичә узды
Яшәгән, ди, булган, ди, бер әби белән бер бабай... Аларның булган, ди...
Сүземне әкият сүзләреннән башлавым юкка түгел. Әлеге сүзләрне ишетүгә минем күз алдыма сөйкемле әби-бабайлар килеп баса. Тормышның бар авырлыгын иңнәрендә тоеп, тормыш итү дәверендә чәчләрен бәс сарып, авыр мизгелләр битләренә буразналар сырласа да, яшьлектәге сөйкемлелекләрен югалтмаган, сабыр, түзем, җор телле кала белгән өлкәннәребез һәрчак соклану һәм хөрмәт хисләре уята миндә. Алар белән очрашуларны аеруча көтеп алабыз без.
9 нчы октябрь көнне Корноухово мәдәният йортында өлкәннәребезгә багышланган “Көзге гөлләмә” дип исемләнгән кичә узды. Мәдәният йортында эшләп килүче “Рябинушка” вокал коллективы үзешчәннәренең берсеннән-берсе моңлы җырлары, “Сәйлән” театр коллективының көлкеле чыгышлары һәм дә шаян биюләр белән үрелеп, тамашачыларның шатлык хисләре, ихлас елмаюлары, үзешчән сәнгать осталарыбызның җан җылысы белән төреп бирелгән концертыбыз һәркемнең күңеленә хуш килде. Кич буе яңгыраган көчле алкышлар моның бер дәлиле иде. Ә инде кичәдән соң авылдашларыбыз тарафыннан яңгыраган рәхмәт сүзләре йөрәккә сары май булып ятты, иңнәргә канатлар куйгандай булды.
Кешенең тормыш юлы нәрсәдән чыгып бәяләнә? Гомернең озынлыннан, дияр кайберәүләр. Бәлки, шулайдыр да. Тик безнең үткән юлыбызны тормыш итү дәверендә эшләгән эшләребез ныграк бәһали кебек. Игелекле, акыллы балалар үстерү булсынмы ул, явызланмый, хөсетләнми генә, матур итеп яшәү булсынмы – барысы да бездән соң калачак бер өлге.
Бер акыл иясенең мондый сүзләре бар: "Яшьлек ул - тургай кебек, үзенең иртәнге җырлары белән матур, ә картлык, кичке җырлары белән, сандугачка тиң". Арабызда тормыш юллары белән үрнәк булырлык өлкәннәребез күп булсын иде. Ә кадерле өлкәннәребезнең сандугач сайрауларына тиң җырлары белән, безгә үрнәк булып, безне әле бик күп еллар сөендереп яшәвүләрен теләп калабыз.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа