Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Корноухово мәдәният йортында балалар өчен кызыклы чара узды

“Теремкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар белән әкиятләр илендә кунакта булып кайттым әле мин. Әкиятләрнең дә ниндиләрендә бит әле!

Рус халык әкиятләре яшәгән Балачак илендә! Кәҗә бәтиенә әйләнгән энесе Иванушканы кызганып күз яшьләре түккән Алёнушканы да “юаттык”, Чуртан балыгын “эшкә җиктек”, хәйләкәр Төлкегә ризык булган Кабартманы да “коткардык”, җиде бәтиен югалткан Кәҗәгә дә “булыштык”, мәңге үлмәс Кащейны, Яга әбине дә искә алдык.

 Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Корноухово мәдәният йортында балалар өчен үткәрелгән чара юкка гына “Рус халык әкиятләрендә кунакта” дип исемләнмәде инде. Табышмакларга җаваплар табып Әкиятләр иленә  сәяхәтебез   күңелле конкурслар белән үрелеп барды. Бергәләшеп рус халык әкиятләрен барлап, андагы геройларны искә төшереп үттек. Башны эшләтеп бераз арыгач, балалар тырыша-тырыша әкиятләре геройларын кәгазьгә төшерделәр. Балалар белән “Кояш” – рус халык уенын уйнап, ял да итеп алдык. Алай гына да түгел әле, хат ташучы калдырып киткән телеграммаларны укып, аларның кемгә адресланганын ачыклап, ияләренә дә тапшырырга сүз куештык. Чара балаларның җырлы – биюле чыгышлары белән дәвам итте.

Әкиятләр илендә рәхәтләнеп ял иттек без.

Яхшыны-яманнан, акны-карадан аерырга, көчле һәм тәвәккәл, гадел булырга өндәгән халык әкиятләрен балаларыбыз укып үсәргә тиеш дип саныйм мин. Яхшылыкның һәрвакыт җиңеп чыгуын белеп үскән балага тормышның асылын аңлап, аңа яраклашуы да күпкә җиңелрәк миңа калса. 

Гүзәл Хәбибуллина,

Корноухово мәдәният йорты мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса