Корноухово авылы мәдәният йортында Гашыйклар көне уңаеннан бәйрәм узды
Бәйрәмгә чакырылган кунакларның берсе, керә – керешкә үк: “Мәдәният йортыбыз мәхәббәт исе белән тулган!” – дип хисләнеп алды.
“Мәхәббәтнең исе була микәнни? Ә нинди була икән соң ул ис?” – дип бәйрәм башланганчы үземчә шул сорауга җавап табарга тырыштым. Гашыйклар көне уңаеннан оештырылган “Бергә һәм гомергә” дип исемләнгән романтик кичәбезне мин катнашучы парларыбызга нәкъ тә менә шул сорауны бирүдән башларга булдым.
Ә баксаң, мәхәббәтнең дә үз төсе, үз исе, үз үлчәме бар икән. Һәркемнең үзенчә, һәркемнең үзгә. Һәм мин моңа кичә барышында үзем дә чын күңелдән инандым. Бәйрәмне дә быел башкарачак итеп оештырырга булдык. Гашыйлар кичәсенә яшь – җилкенчәкне түгел, иңнәренә шактый еллар тормыш тәҗрибәсе туплаган, буй җиткән ул – кызлары, оныклары булган үрнәк гаиләләрне дәштек. Җитдилеге, шул ук вакытта яшьләре барган саен җор теллелекләрен, шаян һәм шуклыкларын югалтмаган парлыларның һәрбер бәйгедә җан - фәрманга җиңү яуларга тырышулары белән истә калды бәйрәмебез. Биеделәр дә, җырладылар да, бер – берләренә мәхәббәтләрен дә аңлаттылар, яшь чакларын да искә төшерделәр катнашучыларыбыз.
Бәйрәм көчле алкышлар, Айрат Хәбибуллин һәм Любовь Михайлованың матур җырлары белән үрелеп барды. Жюри тарафыннан һәрбер гаилә аерым бер номинациядә җиңүче дип игълан ителде. “Иң романтик гаилә” исеменә Люция һәм Рөстәм Шакировлар гаиләсе лаек булды, “Иң оригиналь гаилә” дип Любовь һәм Владимир Владимировлар гаиләсе табылды, ә Алсу һәм Ирек Бикметовлар “Иң матур гаилә” номинациясендә җиңүгә лаек булдылар.
Җиңү җиңү белән, ә менә тормыш мәшакатьләрен читкә куеп, тормыш ыгы – зыгысына бирешми, үзләре өчен, бер аралашып ял итү өчен вакыт таба белгән кешеләр алтын бәһасенә тиң хәзер. Ә бүгенге катнаушчыларыбыз кебек мәхәббәтләрен саклап, кулны – кулга тотынышып, тормыш сукмагыннан атлап баручылар күпләр өчен үрнәк.
Мәхәббәт исе аңкып торган кичәбез ахырына якынлашты. Ә мин әле һаман хис – тойгылар кочагында. Үзегезнең мәхәббәтегезгә генә хас булган исле, төсле һәм кабатланмас сөюегезне кадерләп яшәргә язсын һәркемгә дә. Кабатланмас һәм бердәнбер булуы белән дә кадерле була торгандыр инде ул мәхәббәт дигәннәре...
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Корноухово авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа