Корноухово авылы мәдәният йортында "23 +8" дип исемләнгән кичә узды
Корноухово авылы мәдәният йортында 23 февраль һәм 8 Март уңаеннан авыл китапханәсе мөдире Татьяна Угарова җитәкчелегендә "23 +8" дип исемләнгән кичә узды.
Бу чарада Колчановлар, Владимировлар, Шәйхлисламовлар, Сабитовлар гаиләсе катнашты. Һәрбер гаилә пары иҗади номерлар әзерләргән иде. Моннан тыш алар интеллектуаль юнәлештәге «киресенчә-әкиятләр», «фразаны дәвам ит», «ашамлыкны тап» һәм башка биремнәр буенча көч сынаштылар. Шулай ук парлар бала карау, төшке аш әзерләү, парыңны киендерү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.
Кичә ахырында катнашучы парларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә катнашучылар гаилә һәм дуслар белән ял иттеләр, шулай ук язгы бәйрәм алдыннан матур кәеф алдылар.
Наталья Колчанова , Корноухово авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа