Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Корноухово картлар йортында “Урман утырту көне” акциясе үткәрелде

Әлеге акция быел бараз үзгәрәк шартларда узды. Картлар йорты хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүче әби-бабайларга ярдәм йөзеннән районнан җитәкчеләр дә килгән иде.

Алар арасында район социаль яклау бүлеге башлыгы Айгөл Вафина, волонтерлар, район күзәтчелек советы рәисе Флера Фәйзуллина бар иде. Бу изге гамәлдән хезмәткәрләр дә, картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр дә читтә калмады. Корноухово картлар йорты директоры Рәмзия Сатдинова, хезмәткәрләр Резеда Хәсәнова һәм Ольга Трифонова, тәрбияләнүчеләр Михаил Осипов, Рәфыйк Мостафин, Корноухово җирле үзидарә башлыгы Владислав Колчанов һәм килгән кунакларның уртак көче белән картлар йорты территориясенә бик күп кенә зәңгәр чыршылар, кедр агачлары утыртылды. Моңа кадәр әлеге акция кысаларында хезмәткәрләр үзләре дә барбарис, төрледән-төрле куаклар утырткан булганнар. Үзләрен әлеге үсентеләр белән тәэмин иткәне өчен алар "Кызыл Йолдыз" лесхозына рәхмәтле.
Әкрен генә, зәңгәр чыршылар, кедр агачлары янында йөрүче Михаил Осипов янына килеп басам. "Менә, сөенеп йөрим әле, - дип сөйләп китте ул, минем ни сораштырырга килгәнемне чамалагандай. - Шушында яшисе инде безгә, кызым. Матур булып, үсеп кенә китсеннәр инде, - ди ул.
Әңгәмәгә Рәфыйк абый Мостафин кушыла:
-Үзебезгә бер шөгыль бит инде ул. Көн саен суын сибеп, барлап, карап торсаң үсәрләр, нишләп үсмәсеннәр, - ди ул, оптимист рухта. Хезмәткәрләрнең әйтүенчә, Михаил белән Рәфыйк абый һәр эштә дә аларның уң куллары икән. Төрле бәйрәм чаралары үткәргәндә дә башлап катнашып йөрүчеләр дә алар.
Алар кебек картлык көнендә җирне, чәчкә-гөлләрне, гомумән, җир эшен, хезмәтне яратучы өлкәннәргә карап ничек сокланып куймыйсың?! Флера Хөсәенова, Александр Маслов, Әльмит Замилов, Мөнир Прокопьев, Алексей Волков чын мәгънәсендә җир сулышын тоеп, җир эшенә гашыйк булып яшәүчеләр. Аларның һәрберсенең кечкенә участоклары бар. Яз җитсә, һәркем үз өлешен эшкәртеп, ниләр генә утыртмый анда: помидор, кишер, суган, бәрәңге, сарымсак, чәчәкләр - барысы да бар. "Минем эш иң "кәттәсе". Әнә, шушы көннәрдә теплицага кыярлар чәчтеләр, аларны карап, үстерү минем өстә, - дип, балаларча сөенеп, шаяртып алды Алексей Волков.
Гомумән, дус-тату булып, хезмәтне сөеп, ә иң мөһиме-кирәкле һәм файдалы кеше булып яшәргә омтыла монда әби-бабайлар.
Гүзәл Хәбибуллина,
Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия
лауреаты.
Фотосы: server99.skachat-file-free.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев