Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Коръән аятьләре

Коръәндә 114 сүрә һәм бер риваятькә караганда 6666 аять бар.

Болардан – 1000 аять “әмер”дер, ягъни Аллаһ тарафыннан булган боерыклар.

1000 аять – “нәхи”, ягъни мөэмин бәндәләрне кылмагыз дип тыйган эшләр.

1000 аять – “вәгъдә”, ягъни Аллаһы Тәгалә, Коръәнчә гамәл кылган бәндәләргә дөнья вә ахирәттә яхшылык бирәм дип, шул аятьләрдә вәгъдә кылган.

1000 аять – Коръәнчә гамәл итмәгәннәрне дөнья вә ахирәттә җәзалыйм дип, шул аятьләрдә әгяһләндергән.

1000 аять – үткән пәйгамбәрләр вә аларның өммәтләренең кыйссаларыдыр.

1000 аятьтә гыйбрәтле мисаллар, хикмәтле сүзләр әйтелгән.

500 аять хәләл вә хәрамны аеру өчен иңгән, 100 аять исә бәндәнең иртә-кич Аллаһыга ничек дога кылу, зикер-тәсбих әйтү тиешлегенә багышланган.

Калган 66 аять исә “мәнсух”, ягъни хөкеме вакыты җиткәч туктатылган дигәнне аңлата. Вакыты җиткәч урыннарына башка аятьләр төшеп, элгәреге аятьләрнең хөкеме туктатылган.

“Тарихи мөхәммәдия” китабыннан.

фото: http://tulachi.ru/

фото kazanutlary.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса