Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Конкурска килгән язмаларны тәкъдим итәбез

2021 нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Авыл офыклары” район газетасы 15 нче гыйнвардан 15 нче февральгә кадәр газета укучылары арасында “Телебезне һәм мәдәниятыбызны саклыйбыз” темасына иң яхшы мәкаләгә конкурс игълан иткән иде.

Редакциябез почтасына ай дәвамында татар һәм рус телләрендә 13 хат килде. Хат авторлары арасында урта һәм өлкән буын, мәктәп укучылары да бар. Күпмилләтле халкыбызның телен һәм мәдәниятын саклау, аны киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан язылган барлык мәкаләләр дә игътибарга лаеклы. Иң яхшы дип табылганнары исә газетабыз битләрендә урын алачак. Бүгенге санда иң уңышлы язманың берсен тәкъдим итәбез.

Туган телем минем – үз телем

Мин – мөселманмын. Мин– татар баласы. Татар булуым белән гомерем буе горурланып яшәдем. Урта мәктәпне 1969 елда, барлык фәннәрдән татар телендә белем алып тәмамладым. Мәктәпне тәмамлап югары уку йортына керергә имтиханнар тапшырганда, татарча укуыбыз, рус телен азрак белүебез кыенлыклар тудырды тудыруын, әмма ул безне сындырмады, без югалып калмадык. Үзебезнең күңелебезгә хуш килгән һөнәрне сайлар өчен тиешле белемне ала алдык Аллаһка шөкер. Ул вакытларда тел мәсьәләсе авыррак булса да, хәзер туган телебезгә әһәмият бик зур. Республика җитәкчеләребез туган телебезне үстерүдә, аны саклау өстендә зур эш башкаралар. 
Без–өлкән буын кешеләре,  күпләребез социаль челтәрләрдә, компьютерларда утырмыйбыз, электрон почталардан файдаланмыйбыз. Әмма Татарстаныбызда  ана телендә бик күп газета-журналлар чыга, татар телендә күп китаплар бастырыла. Аларны яратып укыйбыз. Үзебезнең район газетасы “Авыл офыклары”н гаиләбез белән газета килгән көнне үк, бер җөмләсен дә калдырмыйча, чиратлашып укып чыгабыз. Газетаның эчтәлеге бай һәм бик кызыклы. Менә боларның барысын да туган телебездә уку күңелебезгә сихәт бирә, җанга рәхәтлек өсти. 
Телевизордан тәүлек буе татарча тапшырулар бара. Аны теләгән вакытта карау мөмкинлеге бар. Балалар өчен дә көннән-көн эчтәлекле тапшырулар барлыкка килә. Мисал өчен “Шаян” ТВ каналы тапшыруы. Ул балаларга тәрбия бирүдә, туган телләрендә камил сөйләшергә, белемнәрен күтәрүдә зур роль уйный. Бу үзгәрешләргә бик куанабыз. Алга таба да, яңадан-яңа тапшырулар, чаралар барлыкка килүен теләп калабыз. Бу эшләр, гамәлләр телебезне киләчәк буыннарга җиткерүдә ярдәм итсен иде. Гаиләләребездә, балалар бакчаларында туган телебездә сөйләшик, аралашыйк. Мәктәпләрдә дәресләрне күбрәк татар телендә укыту насыйп булсын иде киләчәктә.
Безнең телебез иң камил телләрнең берсе ул. Татар телендә нинди гүзәл әдәби әсәрләр языла. Якын кадерле кешеләребез белән назлы матур сүзләр белән сөйләшә алабыз. Әти-әниләребезгә кадерле әтием, әнием, балаларыбызга балам-багалмам дип, тормыш көткән иптәшләребезгә ягымлы, йөрәккә ятышлы әллә ничаклы күркәм сүзләр әйтеп сөендерә алабыз. Нинди бай ул безнең туган телебез. Телебезне саклыйк, яклыйк, аны саклау үзебездән тора. Кайда гына булсак та татарча сөйләшергә оялмыйк. Бездән соң киләчәк буыннар безгә үпкәләрлек булмасын. 
Ана телендә мин аралашам,
Дус-ишләрем, гаиләм, туганнарым белән.
Тәүге сүзем әниемә «әннә» булган,
Бәхетлемен шулай эндәшүем белән.
Татарлык ул безнең телебездә, моңыбызда,
Күңелләрдә, җанда чагыла.
Татар баласының, ана телебездә,
Әни диеп теле ачыла.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса